Безнең региондагы Ислам тарихы турыдан-туры суфыйчылык белән бәйләнгән. Мөселманнар бер Аллаһка булган ихлас иманнарын күп очракта Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) рухи дәвамчылары аша кабул иткән һәм саклап калган

Безнең региондагы Ислам тарихы турыдан-туры суфыйчылык белән бәйләнгән. Мөселманнар бер Аллаһка булган ихлас иманнарын күп очракта Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) рухи дәвамчылары аша кабул иткән һәм саклап калган.
Тәсаввуф, суфыйчылыкның Идел буенда бик күптәннән үк килгән тарихы, үзенчәлекләре бар. Идел буе Болгар дәүләтендә суфыйчылыкның төгәл кайчан барлыкка килүе турында әйтү кыен, ләкин, XII гасырда болгарлар арасында ясәвия тәрикате (ул Хуҗа Әхмәд Ясәви тарафыннан нигезләнә) тарала башлый. XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы татар тарихчысы Хөсәмеддин бине Шәрәфеддин Болгариның “Таварихе Болгария” (“Болгар тарихы”) китабында бу тәрикать тарафдарларының исемнәре китерелә. Суфилар татарлар арасында Ислам дине таратуга шактый зур өлеш керткәннәр.
Күп кенә хәзерге мөселман яшьләре үз рухи традицияләрен, халкыбыз тарихын белмиләр. Урта гасырлар татар шигърияте суфыйчылык белән тыгыз бәйләнгән. Күпчелек татар шагыйрьләре суфилар булган. Алар үз әсәрләрендә рухи һәм әхлакый камиллеккә ирешү турында язган. Тәсаввуф – ислам фәннәренең берсе, ул күңелне пакъларга, камилләштерергә чакыра. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы татар-төрки язучылары, шагыйрьләре әсәрләрендә без суфыйчылык образлары, принциплары очрата алабыз. Казан ханлыгы галимнәре ясәвия тәрикате тарафдарлары булган. Алар арасында иң зур ихтирамга лаекларының берсе – Кол Шәриф (туган елы билгесез). Тарихи чыганаклар буенча, ул 1552 елны руслар Казанны алган вакытта һәлак булган. Кол Шәриф шигъриятендә ясәвия традицияләре ап-ачык күренә. Мәсәлән, аның шигырьләренең берсе Сөләйман Бакырганиның улы Хөбби Хуҗага багышланган. Сөләйман Бакыргани (1111-1186) Әхмәд Ясәвинең (XI йөзнең ахыры - 1166 ) шәкерте булган.
XVI гасыр урталарыннан, Казан ханлыгы яулап алынганнан башлап, мәчетләр, мәдрәсәләр җимерелә, мөселманнар үз ватаннарында дини белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм кала, ислам гыйлеме алу өчен, алар Урта Азиягә, Бохарага йөрергә мәҗбүр була. Ә Урта Азиядә суфыйчылык киң таралган була. Алар анда тәсаввуф юлына баса. “Яшерен белемнәр”гә ирешкәннәрнең кайберләренә рухи тәрбия бирергә рөхсәт (иҗәзәт) бирәләр. Татарларда XVII-XVIII гасырларда ислам күп очракта суфыйчылык идеяләре белән тиңләштерелә. Суфыйчылык, өстенлек итүче дини институт буларак, татарлар тормышының бар якларына да йогынты ясаган: гаилә мөнәсәбәтләреннән башлап, социаль-сәяси карашларга кадәр. XVII-XVIII гасырларда татарлар арасында, башка традицияләрне (мәсәлән, ясәвия традицияләрен) алыштырып, нәкышбәндия тәрикате (ул Хуҗа Баһаветдин Нәкышбәнди (131-1389) тарафыннан нигезләнә) киң тарала. XVIII – XIX гасырларда күп кенә татар дин галимнәренең рухи остазлары нәкышбәндия тарикатеннән булган. Мәсәлән, шагыйрь, дин гыйлеме белгече Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834) – шәех Фәезхан әл-Кабулидан; мәгърифәтче, ислам галиме Габеннасыйр Курсави (1776-1812) – шәех Ниязкол әл-Төрекмәнидән; илаһият галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) – шәех Гобәйдулла бине Ниязкулидан, Габделкадыйр әл-Фаруки әл-Һиндидән, Мәзһәр бине Әхмәд әл-Һиндидән рухи тәрбия һәм белем алганнар. Алар барысы да шәригать нигезләрен өйрәнгәч кенә, тәсаввуф юлына басканнар. Үз хезмәтләрендә алар, мөселманның беренче бурычы – хак иманга ия булу, икенче бурычы – фикһ мәсьәләләрен өйрәнү, бары тик аннан соң гына – тәсаввуф юлына басу, - дип язганнар.
XX гасырның 17 елларыннан башлап, татар мәдрәсәләре нәкышбәндия тәрикатендә булган дин әһелләре тарафыннан контрольдә тотыла. Ул вакытларда имам сайлаган вакытта халык лаеклы остазы булган намзәдкә (кандидатка) өстенлек биргән. Ягъни, суфи булмый торып, җәмгыятьтә абруй казанып булмаган. Ул чорларда суфыйчылык татар халкының дини һәм милли үзенчәлекеләрен саклап калырга хезмәт иткән.
XX гасырның 90-чы елларыннан башлап, Россиядә суфыйчылык яңадан торгызыла башлады. Татарстанда традицион тәрикатьләрнең тарафдарлары саны арта бара. Традицион тәрикатьләр Исламның гүзәллеген һәм югары әхлагын чагылдыралар, динебезнең әдәп принциплары таралыш алуга ярдәм итәләр. Тәрикатьләр – экстремистик ислам агымнарына альтернатива.
Теләсә кайсы кешенең күңеленә ачкыч табарга була. Бу аны үгетләүче кешенең күңел пакълыгына, аның халәтенә бәйле. Тарикать остазларының ихлас кичерешләре, белемнәре Исламның чын матурлыгын җиткерергә, Аллаһка, Аның Пәйгамбәренә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) булган чын сөюне тоярга ярдәм итә.
Шуның өчен, безнең халыкның рухи традицияләрен торгызу, аларны яшьләргә җиткерү – аеруча мөһим. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Нәкъ менә шул рухи кыйммәтлекләр татар мәдәнияте һәм сәнгатенең нигезен тәшкил итәләр дә, аларның берсен икенчесеннән аерып алу – мөмкин түгел. Чөнки, ислам татарлар тормышының бар өлкәләренә дә йогынты ясаган: гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә, эшмәкәрлеккә дә, сәяси эшчәнлеккә дә. Татарларның тормыш рәвеше – нәкъ менә дин үзе булган, ә дин әһелләре – суфилар белән тиңләштерелгән. Тәсаввуфның асылы - күңелләребезне сафландыру. XVII-XIX гасырларда халкыбыз тормышы җиңел булмаган, ә кайвакыт бик авыр булган. Суфыйчылык сабырлык, Аллаһы Тәгаләгә сыгыну, Аның рәхим-шәфкатенә өмет баглау кебек төшенчәләрне халык өчен бик әһәмиятле иткән. Алар безгә XVII гасырда яшәгән Мәүла Колый (“Хикмәтләр”), XVII гасыр ахыры XVIII башында яшәп иҗат иткән Аллаһияр Суфи (“Собател гаҗизин” (“Гаҗизләргә терәк”) китабы) кебек суфи шагыйрьләр аша килеп ирешкәннәр.
Мөселман – югары әхлаклы кеше дигән сүз. Намаз уку, ураза тоту, Аллаһка гыйбадәт кылуның башка төрләре безне яхшы якка таба үзгәртәләр, рухи яктан баеталар. Тәсаввуф рухи-әхлакый яктан камилләшүнең өстәмә ысулларын тәкъдим итә, аларга өйрәтә. Традицион тәрикатьләр безне тыйнаклыкка, сабырлыкка, игелекле гыйлемнәргә омтылырга өйрәтә. Бу сыйфатлар татар халкының да лаеклы сыйфатлары булып торалар. Хабибулла хәзрәт Хәнсәвәров кебек тәрикать остазларыбыз бер вакытта да зөһедкә, бикләнеп ятуга өндәмәгәннәр, киресенчә, җәмгыятьтә яшәргә, гаилә корырга, гомуми проблемалар белән яшәргә, дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышырга, ләкин, шул ук вакытта һәрвакыт Аллаһ белән булырга чакырганнар. Шәех Баһаветдин Нәкышбәнди әйткән: “Күңел – Сөеклегә (Аллаһка), ә куллар – эшкә”, - дигән. Аллаһы Тәгалә белән япа-ялгыз булганга караганда, Аллаһ белән җәмгыятьтә булу яхшырак.

Нияз хәзрәт Сабиров
ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе,
Апанай мәчете имам-хатыйбы,
тарих фәннәре кандидаты.