• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

22нче август көнне Апанай мәчетендә 15 сәгатьлек «Хәнәфи мәзһәбе буенча мәетне соңгы юлга озату кагыйдәләре» курсларын тәмамлаучы Чувашия  мөслимәләренә һәм Новочебоксарск шәһәре мәчете имам-хатыйбы Минкадир хәзрәт Раҗәповка сертификатлар тапшырылды.

 
Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасары Равиль хәзрәт Зөфәров,  Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабыр, курсларда дәресләрне бирүче Гүзәл ханым Шәйдуллина һәм Альберт хәзрәт катнашты.
15 сәгатьлек курслар Апанай мәдрәсәсендә үткәрелде. Минкадир хәзрәт үз исеменнән һәм Новочебоксарск мәчете мәхәлләсеннән Татарстан мөфтиятенә һәм Апанай мәдрәсәсе җитәкчелегенә, остазларга олуг рәхмәтләрен җиткерде.