• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Нинди милләттән булуына карамастан, һәр мөселманның изге бурычы – аның башкаларга яхшылык эшләүдән гыйбарәт. Ул табыш алу хакына һәм шөһрәт казану максаты белән түгел, ә йөрәге кушуы буенча, игелекле гамәлләрне тормышка ашыру өчен башкарыла. Безнең үзебездән башкаларга рәхим-шәфкатьлелек кылу сорала. Һәр мөэмин социаль файдалы зат та булырга тиеш. Ул намаз, Коръән уку кебек гыйбадәтләр белән белән генә чикләнмичә, башка файдалы гамәлләр дә кылырга тырыша. 

{xtypo_dropcap}Н{/xtypo_dropcap} инди милләттән булуына карамастан, һәр мөселманның изге бурычы – аның башкаларга яхшылык эшләүдән гыйбарәт. Ул табыш алу хакына һәм шөһрәт казану максаты белән түгел, ә йөрәге кушуы буенча, игелекле гамәлләрне тормышка ашыру өчен башкарыла. Безнең үзебездән башкаларга рәхим-шәфкатьлелек кылу сорала. Һәр мөэмин социаль файдалы зат та булырга тиеш. Ул намаз, Коръән уку кебек гыйбадәтләр белән белән генә чикләнмичә, башка файдалы гамәлләр дә кылырга тырыша.

Безнең мәчеттә бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күрүчеләргә, күп балалы, ишле, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән “БЕЗ СЕЗнең белән” акциясе эшләп килә. Шуны тормышка ашыру максатыннан бездә тотылган киемнәр кабул ителә.

Адресыбыз: Казан шәһәре, Каюм Насыйри ур.,27, Апанай мәчете.

Белешмәләр өчен телефон номеры: 89050224044 (Зөлхәбирә абыстайга мөрәҗәгать итәргә).

Кабул ителә торган киемнәргә булган таләпләр түбәндәгеләр:

- аяк, баш һәм өс киеме;

- яңа яисә тотылган, кияргә яраклы;

- чиста, җыйнак төрелгән;

- төймәләре, замоклары урынында, бозылмаган булырга тиеш.

Шулар өстенә балалар уенчыклары, китаплар да кабул ителә. Әгәр өй җиһазлары булса, килешү буенча өйләренә килеп алырга мөмкин. Матди ярдәм күрсәтергә мөмкинлекләре, теләкләре булганнар акчалата ярдәм дә күрсәтә ала.IMG 20180206 WA0008IMG 20180206 WA0007IMG 20180206 WA0006IMG 20180206 WA0005