Барча галәмнәрнең Раббысы, Тәрбиячесе булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләгән Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләгә хәмед-сәнәләребез һәм мактауларыбыз булса иде. Барча галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән, безнең өчен күркәм үрнәк булган, барча пәйгамбәрләрнең имамы сөекле Расүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде. Изге җомга көнне тәһарәт-госел алып, пакь киемнәр киеп, хушбуйлар сөртеп ерак һәм якын җирләрдән мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Барыгызны да динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим – әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү!

        Барча галәмнәрнең Раббысы, Тәрбиячесе булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләгән Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләгә хәмед-сәнәләребез һәм мактауларыбыз булса иде. Барча галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән, безнең өчен күркәм үрнәк булган, барча пәйгамбәрләрнең имамы сөекле Расүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде. Изге җомга көнне тәһарәт-госел алып, пакь киемнәр киеп, хушбуйлар сөртеп ерак һәм якын җирләрдән мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Барыгызны да динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим – әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү!

        Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга Үзенең чиксез сәламен, рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде! Раббыбыз Аллаһ изге җомга көнне кылган догаларыбызны, изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабуллардан кылса иде; ике җомга арасында фани дөньядан мәңгелек ахирәт тормышына күчкән дин кардәшләребезнең гөнаһларын гафу итеп, рухларын шат кылса иде; мәчетебезгә, мәдрәсәбезгә, башка мәчетләргә һәм мәдрәсәләргә ярдәм иткән, үзләренең хәләл малларын изге юлларда сарыф иткән дин кардәшләребезнең малларына бәрәкәт бирсә иде; аларны да, безне дә Үз рәхмәтеннән ташламаса иде.

        Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Бүгенге вәгаземдә сезне “Бәкара” сүрәсенең беренче 10 аяте белән таныштырып китәсем килә. Аллаһы Тәгалә сөйләүчегә һәм барлык тыңлаучыларга шушы вәгазьдән файдалы гыйлемнәр алып, изге гамәлләр кылырга, ике дөньяның бәхетенә ирешергә насыйп итсә иде. Сөекле Расүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә “Бәкара” сүрәсенең фазыйләтләре турында болай дип әйткән: “Үз өйләрегезне каберләргә әйләндермәгез. Өйләрегездә “Бәкара” сүрәсен укыгыз. “Бәкара” сүрәсе укылган йорттан шайтаннар качар” (Мөслим, Тирмизи). Шуңа күрә бу сүрәгә игътибар бирергә, аны еш укырга кирәк. Тулысынча булмаса да, бер өлешен укырга тырышыгыз.

        Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә “Бәкара” сүрәсендә болай дип әйтә: الم “Әлиф. Ләм. Мим”. Бу өч хәрефтән торган беренче аять. Бу хәрефләрнең мәгънәсен Аллаһтан башка беркем белми. Икенче аятьтә Аллаһы Раббыбыз әйтә: ذَلِكَ الْكِتَابُ “Зәәликәл китәәбү” – Теге Китап, ягъни пәйгамбәрләр хәбәр иткән Коръән Китабы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә хәтле килеп киткән барча пәйгамбәрләр Расүлебез турында һәм аңа Коръән Китабы иңәчәген белгәннәр, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә “зәәликәл китәбү” – “теге Китап”, ягъни пәйгамбәрләр хәбәр иткән Коръән китабы, ди. ذَلِكَ الْكِتَابُ لاَ رَيْبَ فِيهِ “Зәәликәл китәәбү ләә райбә фиийһ” – Анда бернинди шик-шөбһә юк, чөнки бу – Аллаһ Китабы, Коръәндә һәр сүз – Аллаһ сүзе, һәр сүз – хак сүз! Шуңа күрә бу Китапта бернинди шик юк.

        هُدًى لِّلْمُتَّقِينَ “Һүдәл-лил-мүттәкыыйн”- Ул мүттәкыйннәргә, тәкъвалыларга юл күрсәтүче, ягъни бәхет-сәгадәткә, Аллаһның рәхмәтенә илтүче юлны күрсәтүче Китап. Кемнәр соң алар мүттәкыйннәр, ягъни тәкъвалылар? Кемнәргә тәкъвалы дип әйтелә? Аллаһы Тәгалә аларның сыйфатларын түбәндәге аятьләрдә бәян итә: الَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِالْغَيْبِ “Әлләзиинә йүэминүүнә билгайби” - Алар күзгә күренмәгәннәргә ышаналар, ягъни Аллаһка, фәрештәләргә, җәннәткә һәм җәһәннәмгә инаналар, чөнки бу нәрсәләр турында барча пәйгамбәрләр дә сөйләгәннәр. Һәм Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә бөтен мәхлуклар да, без үзебез дә дәлил булып торабыз. Бу дөньяда бернәрсә дә үзеннән-үзе генә барлыкка килмәгән. Барча мәхлуклар Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, кодрәте аркасында яши. Әгәр кеше тирәнрәк фикер йөртсә, уйланса, бу дөньяга игътибар белән караса, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышаначак, ул үзенең күңеле белән Аллаһы Тәгаләнең барлыгын тоячак, Аның рәхмәтен күңел күзе белән күрәчәк.

        وَيُقِيمُونَ الصَّلاةَ “үә йүкыыймүүнәс-саләәтә” – һәм алар вакытында намазларын укыйлар; намазларын беркайчан да калдырмыйлар. Алар ихластан Аллаһка шөкер кылалар. وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنفِقُونَ “үә миммә разәкънәәһүм йүңфикуун” – һәм алар Без биргән маллардан, ризыклардан мохтаҗларга, фәкыйрьләргә мул өлеш чыгаралар. Аллаһы Тәгалә “Без биргән”, ди, ягъни бездә булган малларның чын хуҗасы – Аллаһ. Ул безгә бирүче, без вакытлыча гына кулланучы. Аның рәхмәте булмаса, без бернинди дәрәҗәгә дә ирешә алмаячакбыз. Тәкъвалы кешеләр моны бик яхшы аңлыйлар. Шушы малларга, шундый дәрәҗәгә ирешергә безгә Аллаһ мөмкинлек бирде, шуңа күрә малларыбыздан өлеш чыгарырга тиешбез, дип саныйлар һәм зәкят чыгаралар, сәдака бирәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, шуның бәрабәренә Аллаһы Тәгалә аларның малларына бәрәкәт бирә.

        Аллаһы Тәгалә дәвам итә: والَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِمَا أُنزِلَ إِلَيْكَ “Үәлләзиинә йүэминүүнә бимәә үңзилә иләйкә” – һәм алар сиңа иңдерелгәнгә ышаналар, ягъни сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерелгән Китапка ышаналар һәм бу Китаптагы барча хөкемнәрне кабул итәләр. وَمَا أُنزِلَ مِن قَبْلِكَ “үә мәәә үңзилә миң кабелик” – Һәм сиңа кадәр иңдерелгәннәргә инаналар. Без, мөселманнар, Коръәнгә генә түгел, Тәүратка да, Инҗилгә дә, Зәбурга да инанабыз. Аларның Аллаһ Китаплары икәнлегенә ышанабыз, ләкин бары тик Коръән буенча гына гамәл кылабыз.

        وَبِالآخِرَةِ هُمْ يُوقِنُونَ “үә бил әәхыйрати һүм йүүкыйнүүн” - һәм алар ахирәт көненә ышаналар. Алар ахирәтне истән чыгармыйлар һәм Аллаһ каршында җавап бирәчәкләрен һәрвакыт истә тоталар. أُوْلَئِكَ عَلَى هُدًى مِّن رَّبِّهِمْ وَأُوْلَئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ “Үләәәә-икә галәә һүдәм-мирраббиһим үә үләәәәикә һүмүл-мүфлихүүүн” – Шулар Раббы күрсәткән хак юлда һәм алар чын уңышка ирешкән кешеләр, ягъни тәкъвалылар Аллаһы Тәгалә болай дип дәвам итә: إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُواْ سَوَاءٌ عَلَيْهِمْ أَأَنذَرْتَهُمْ أَمْ لَمْ تُنذِرْهُمْ لاَ يُؤْمِنُونَ “Иннәл-ләзиинә кәфәруу сәүәәүн галәйһим ә әңзәртәһум әм ләм түңзирһүм лә йүэминуун” – Көфер кылучыларны кисәттең ни, кисәтмәдең ни, алар (барыбер) иман китерми. Шундый кешеләр бар: алар Аллаһка ышанмыйбыз, дип әйтәләр; ахирәткә ышанмыйлар: кеше үлә дә бетә, диләр. Алар җәннәткә, җәһәннәмгә ышанмыйлар һәм бу дөнья өчен генә тырышалар, нәфескә ияреп яшиләр. Һәркайсыбызда да нәфес бар. Ул бары тик матди дөньяга гына омтыла, гыйбадәт кылырга, Аллаһка буйсынырга яратмый, үзен башкалардан өстен күрә. Кешеләр, нәфескә ияреп, рухи яктан түбән дәрәҗәгә төшәләр, хәтта Аллаһны да инкарь итәргә мөмкиннәр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә нәфеснең сыйфаты турында болай ди: “Нәфес һәрвакытта гөнаһлы гамәлләргә өнди, гөнаһ кылырга әмер итә” (“Йосыф” сүрәсе, 53 аять). Аллаһы Тәгалә безгә динне нәфесне тәрбияләр өчен, пакьләр өчен бүләк итте.

        Аллаһы Тәгалә нәфескә, шайтанга ияргән кешеләр турында болай дип дәвам итә: خَتَمَ اللّهُ عَلَى قُلُوبِهمْ وَعَلَى سَمْعِهِمْ وَعَلَى أَبْصَارِهِمْ غِشَاوَةٌ وَلَهُمْ عَذَابٌ عظِيمٌ “Хатәмәлллаһу галәә кулуубиһим үә галәә сәмгиһим үә галәә әбсаариһим гыйшәәүәһ үә ләһүм газәәбүн газыыйм” – “Аллаһ аларның күңелләренә, колакларына мөһер бастырды. Күзләрен пәрдә белән каплады һәм аларга бик каты җәза әзерләде. Алар күңелләре белән хакыйкатьне тоймыйлар, колаклары белән хакыйкатьне ишетсәләр дә, күзләре белән күрсәләр дә кабул итмиләр. Менә шундый кешеләрнең күңелләрен ачып, хак юлга бары тик Аллаһ кына чыгара ала. Андый кешеләр, бәлки, туганнарыбыз, танышларыбыз арасында да бардыр. Алар өчен һәрвакытта дога кылырга, һидаять сорарга, күркәм үрнәк күрсәтергә кирәк. Бәлки, Аллаһ күзләреннән пәрдәне алыр, һәм алар хакыйкатьне күрә башларлар.

        Шулай ук Аллаһы Тәгалә икенче төркем кешеләр турында да әйтә: وَمِنَ النَّاسِ مَن يَقُولُ آمَنَّا بِاللّهِ وَبِالْيَوْمِ الآخِرِ وَمَا هُم بِمُؤْمِنِينَ “Үә минән-нәәси мәй йәкуулү әәмәннәә билләәһи үә билйәүмил әәхыйри үә мәә һүм бимүэминиин” - Кешеләр арасында шундыйлар бар, алар “без Аллаһка һәм ахирәт көненә ышандык”, дип әйтәләр, “без иманлы”, диләр. Ләкин, алар инанмый”. Ни өчен? Чөнки аларның “без – мөселман” дигән сүзләре бары тик телдә генә. Иман күңелләренә үтеп кермәгән. Күңелләрендә ихласлылык булмаганга күрә, алар гөнаһ кылып яшиләр. Үзләрен мөселман дип санасалар да, Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә битарафлык күрсәтәләр; намазларны вакытында укымыйлар; вакытында укыган очракта да тиз укыйлар, гайбәт, яман сүзләр сөйлиләр, чөнки аларның күңелләрендә ихласлылык юк.

        يُخَادِعُونَ اللّهَ وَالَّذِينَ آمَنُوا وَمَا يَخْدَعُونَ إِلاَّ أَنفُسَهُم “Йүхаадигунәллааһә үәлләзиинә әәмәнүү үә мәә яхдәгуунәә илләә әңфүсәһүм” - Алар Аллаһны һәм чын мөэминнәрне алдамакчы булалар. Алар бары тик үз-үзләрен генә алдыйлар, чөнки Аллаһы Тәгалә күңелләребезне күрә, андагы ниятләребезне белеп тора. وَمَا يَشْعُرُونَ “үә мәә яшгуруун” – Ләкин алар моны сизмиләр. فِي قُلُوبِهِم مَّرَضٌ فَزَادَهُمُ اللّهُ مَرَضاً “Фии кулүүбиһим мәрәдуң фәзәәдәһүмүллааһү мәрада” - менә шундый кешеләрнең күңелләрендә авыру, сырхау бар, ягъни тәкәбберлек, икейөзлелек, саранлык, явызлык кебек сыйфатлар бар; шуңа күрә алар Аллаһтан, ихласлылыктан ерак; күңелләрен пакьләргә омтылмыйлар. Шуның аркасында Алаһы Тәгалә аларның чирен тагын да арттыра.

        وَلَهُم عَذَابٌ أَلِيمٌ بِمَا كَانُوا يَكْذِبُونَ “үә ләһүм газәәбүн әлиим бимәә кәәнүү йәкзибүүн” – ялган сүзләр сөйләгәннәре өчен аларга хәтәр газап булачак                 Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Менә шулай итеп, Аллаһы Тәгалә Коръәннең беренче аятьләрендә үк безне күңелләребезгә игътибар бирергә чакыра. Үзебезне иманлы дип санасак, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәргә, тәкъвалыкка омтылырга, күңелләребездәге авыруларны дәваларга тиешбез. Калебләребездә булган иманыбыз һәрвакытта гамәлләребездә чагылырга тиеш. Шушы авыруларны дәвалар өчен, мәчеткә гыйбадәт кылу өчен ешрак килергә, Коръәнне ешрак укырга, дини белемнәрне арттырырга, яхшы кешеләр белән аралашырга, вакытның кадерен белергә кирәк. Күңелләребездә нинди сырхаулар, нинди авырулар бар? Шушы аятьләрдә әйтелгән кешеләр хисабына кермибезме икән? Үзебезгә менә шул сорауларны биреп, ул сорауларга җавап эзлик, җәмәгать! Һәркайсыбызга рухи яктан камилләшергә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, ризалыгына ирешергә насыйп булса иде.

                                                                                                                                      Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы