Бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм тәрбиячесе булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган Аллаһның расүле – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

        Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү нияте белән мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

 

        Бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм тәрбиячесе булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган Аллаһның расүле – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә һәм барлык сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

        Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү нияте белән мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

        Аллаһы Тәгалә кешеләрнең калебләрендә күркәм сыйфатлар тәрбияләр өчен Коръәни Кәримдә пәйгамбәрләр һәм изгеләр турында төрле кыйссалар китерә. Шуларның берсе Локман исемле хикмәт иясенә багышланган. Күпчелек ислам галимнәре әйтүенчә, Локман Хәкимгә пәйгамбәрлек бирелмәгән, ул – бик изге кеше һәм хикмәт иясе булган. Локман Хәким Дауд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булсын) заманында яшәгән һәм аның шәкерте булган. Аның турында Изге китабыбызның “Локман” сүрәсендә әйтелгән. Бу сүрәдә Локман Хәким үз улына иман һәм әхлакый сыйфатлар турында нәсыйхәтләр бирә, алар һәркайсыбыз өчен дә мөһим булып тора. Аллаһы Тәгалә “Локман” сүрәсенең 12нче аятендә болай дип әйтә:

        وَلَقَدْ آتَيْنَا لُقْمَانَ الْحِكْمَةَ أَنِ اشْكُرْ لِلَّهِ وَمَن يَشْكُرْ فَإِنَّمَا يَشْكُرُ لِنَفْسِهِ وَمَن كَفَرَ فَإِنَّ اللَّهَ غَنِيٌّ حَمِيدٌ

        “Хактыр ки, Без Локманга, Аллаһка шөкер ит, дип хикмәт бирдек. Шөкер иткән кеше үзе өчен шөкер итәр. Шөкер итмәгән кеше – шөкер итмәсен: Аллаһ аның шөкеренә мохтаҗ түгел. Аллаһ һәртөрле мактауга лаек”.

        Бу аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Локманга хикмәт биргән. Ә нәрсә соң ул хикмәт? Кайбер тәфсирләрдә язылганча, хикмәт – ул күркәм сыйфатларга һәм белемнәргә ия булу. Шул белемнәрне кирәк вакытта дөрес итеп куллана белү. Кемне Аллаһы Тәгалә хикмәт белән бүләкләгән булса, ул башкаларга караганда күбрәк шөкер кылырга тиеш, чөнки хикмәт һәркемгә бирелми.

        Бөек Аллаһ болай дип әйтә:

        يُؤتِي الْحِكْمَةَ مَن يَشَاء وَمَن يُؤْتَ الْحِكْمَةَ فَقَدْ أُوتِيَ خَيْرًا كَثِيرًا وَمَا يَذَّكَّرُ إِلاَّ أُوْلُواْ الأَلْبَابِ

        “Аллаһ хикмәтне теләгән кешесенә бирер. Кемгә хикмәт бирелсә, аңа күп хәер бирелгән булыр. Сәламәт акыллы кешеләрдән башка моны бүтәннәр яхшы аңламас” (“Бәкара” сүрәсе, 269нчы аять).

        Бер галим әйткән: “Шөкер – ул Аллаһ биргән нигъмәтләрне кулланып, Аңа буйсыну, итәгатьле булу. Аллаһы Тәгалә Үз бәндәләрен хөрмәтләп, аларга бик күп нигъмәтләр бирде: бу дөньяга килүебез, һәрбер әгъзаларыбыз, ашаган ризыкларыбыз, эчкән суларыбыз, сулаган һаваларыбыз, сәламәт килеш гомер итүебез – һәркайсы Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бүләге. Әгәр кеше шушы нигъмәтләрне изге юлда кулланса, Аллаһка итәгатьле икән, ул шөкер кылучылардан була. Әгәр кеше бу бүләкләрне гөнаһлы юлларда кулланса, ул шөкер кылмаучылардан булып тора.

        Шөкер кылу өч төрле була.

        Беренчесе – калеб (йөрәк) белән шөкер итү, ягъни бөтен галәмнәрнең Раббысы, барлык нигъмәтләрнең чын хуҗасы Аллаһка ихластан ышану.

        Икенчесе – тел белән шөкер итү. Аллаһның биргән бүләкләре өчен тел белән шөкер итү, ягъни “Әлхәмдүлилләһ” яки “Аллаһка шөкер” яисә “Аллаһның биргәненә шөкер”, дип әйтү. Шулай ук “Сөбхәнәллаһ”, “Аллаһу әкбәр”, “Ләә иләәһә илләЛлаһ” дип, зикер әйтү, Аллаһы Раббыбызны мактау, олуглау.

        Өченчесе – гамәлләр белән шөкер итү, ягъни Аллаһка гыйбадәт кылу, Аның юлында хезмәт итү, Аллаһ риза булган гамәлләр башкару. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:

        وَإِذْ تَأَذَّنَ رَبُّكُمْ لَئِن شَكَرْتُمْ لأَزِيدَنَّكُمْ وَلَئِن كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ

        "Шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә нигъмәтләремне арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк җәзам бик тә хәтәрдер” (“Ибраһим” сүрәсе, 7нче аять).

        Локман Хәкимнең улына биргән кайбер нәсыйхәтләре белән танышып китик. وَإِذْ قَالَ لُقْمَانُ لِابْنِهِ وَهُوَ يَعِظُهُ يَا بُنَيَّ لَا تُشْرِكْ بِاللَّهِ إِنَّ الشِّرْكَ لَظُلْمٌ عَظِيمٌ “Бервакыт Локман улына үгет бирде: “Әй улым! Син Аллаһтан башка илаһка табынма. Хактыр ки, күп илаһларга табынудан да зур гөнаһ юк! (“Локман” сүрәсе, 13нче аять). Бу аятьтә Локман Хәким иң зур гөнаһтан, ширектән сакланырга чакыра.

        Ширек зур һәм кече була. Зур ширек – ул Аллаһтан башка илаһка табыну, гыйбадәт кылу. Әлхәмдүлилләһ, без бер Аллаһка иман китердек, Аңа гына гыйбадәт кылабыз һәм бары тик Аннан гына ярдәм телибез. Бүген кайбер мөселманнар үзләренең дин кардәшләрен ширектә гаепли. Дин кардәшен ширектә гаепләргә беркемнең дә хакы юк, чөнки сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Сез миннән соң ширек кылырсыз дип курыкмыйм, әммә дөнья малына бирелеп, шуның аркасында бәхәсләшерсез һәм бер-берегезне үтерерсез, дип куркам” (Бохари).

        Кече ширек турында түбәндәге хәдисне истән чыгармыйк! Көннәрдән бер көнне Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Сезнең өчен иң курыкканым – кече ширек”, – дигән. Аннан сораганнар: “Йә Расулүллаһ! Нәрсә соң ул кече ширек?” Пәйгамбәребез болай дип җавап биргән: “Кече ширек ул – рия, ягъни кеше күрсен, мактасын дип гамәл кылу” (Имам Әхмәд, Бәйһәкый). Бер Аллаһның ризалыгы өчен генә кылынган, шулай ук Изге Коръәнгә һәм пәйгамбәребезнең сөннәтенә туры килгән гамәлләребез генә кабул булачак.

        Икенче нәсыйхәт:

        يَا بُنَيَّ أَقِمِ الصَّلَاةَ وَأْمُرْ بِالْمَعْرُوفِ وَانْهَ عَنِ الْمُنكَرِ وَاصْبِرْ عَلَى مَا أَصَابَكَ إِنَّ ذَلِكَ مِنْ عَزْمِ الْأُمُورِ

        “Балам, намазыңны укы, башкаларны игелеккә өндә, яманлыклардан ваз кичәргә чакыр, башыңа килгәнгә (бәла-казаларга) сабыр ит. Хактыр ки, болар Аллаһ фарыз кылган, рух ныклыгы таләп ителә торган нәрсәләрдер” (“Локман” сүрәсе, 17нче аять).

        Намаз – Аллаһ каршында иң фазыйләтле гамәлләрнең берсе. Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) хәлиф булган вакытта болай дип әйтте: “Минем фикеремчә, намаз иң мөһим гамәл булып тора. Кем һәр намазны вакытында укыса, ул Исламның башка таләпләрен дә үтәргә тырышачак. Кем намазга игътибар бирми, ул зур җиңеллек белән Исламның башка гамәлләрен дә калдыра” (Имам Мәлик, Муватта). Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Кем намазның вакыты кергәндә тәһарәтне җиренә җиткереп алса, аннары хошуг (чын күңелдән, түбәнчелек) белән намаз укыса, Аллаһ аның гөнаһларын ярлыкар” (Мөслим). Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Иң начар карак – үз намазыннан урлаучы. “Йә Расулүллаһ! Намаздан ничек урларга була?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез болай дип әйткән: “Рөкугъны һәм сәҗдәне тулысынча башкармау, арканы турайтмау” (Имам Әхмәд, Муснад).

        Бер олуг галимнән сораганнар: “Намазны хошуг белән укыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?” Галим болай дип җавап биргән: “Дүрт шартны үтәргә кирәк:

        беренчесе, хәрам ризыклардан тыелу, бары тик хәләл ризыкларны куллану;

        икенчесе, тәһарәт алганда гафләттә булмау;

        өченчесе, беренче тәкбирне әйткәндә дөнья эшләрен, мәшәкатьләрен онытып, Аллаһ хозурында булуыбызны истә тоту;

        дүртенчесе, намаздан соң да Аллаһны зикер итү, Аны олуглау.

        Изгелеккә өндәү, начар гамәлләрдән ваз кичәргә чакыру һәр мөселманның изге вазыйфасы. Дәгъвәт сүз белән генә түгел, шәхси үрнәк белән дә булырга тиеш. Дингә чакыру ысуллары турында түбәндәге аятьләрдә әйтелгән:

        فَبِمَا رَحْمَةٍ مِّنَ اللّهِ لِنتَ لَهُمْ وَلَوْ كُنتَ فَظًّا غَلِيظَ الْقَلْبِ لاَنفَضُّواْ مِنْ حَوْلِكَ

        “Аллаһның рәхмәте илә син аларга миһербанлы булдың, әгәр дә син аларга рәхимсез булсаң, һичшиксез, алар синнән качар иде” (“Гыймран” сүрәсе, 159нчы аять).

        Бу аятьтә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм халыкны дингә мәрхәмәтлелек белән чакырды, ул кешеләрнең күңелләрендә Аллаһка карата мәхәббәт тәрбияләде, үзенең яшәү рәвеше белән динебезнең матурлыгын күрсәтте.

        ادْعُ إِلِى سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ وَجَادِلْهُم بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ

        “Раббың юлына хикмәт һәм матур үгетләр белән чакыр, алар (мөшрикләр) белән бик тә гүзәл рәвештә бәхәсләш” (“Нәхел” сүрәсе, 125нче аять). Сабырлык – мөселманның иң мөһим күркәм сыйфатларының берсе. Барлык пәйгамбәрләр дә сабырлык ишекләре аша үттеләр һәм зур уңышларга ирештеләр. Аллаһ Коръәндә болай дип әйтә: “Дөреслектә, Аллаһ сабырлык күрсәтүчеләрне сөя” (“Гыймран” сүрәсе, 146нчы аять).               Өченче нәсыйхәт:

        وَلَا تُصَعِّرْ خَدَّكَ لِلنَّاسِ وَلَا تَمْشِ فِي الْأَرْضِ مَرَحًا إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ كُلَّ مُخْتَالٍ فَخُورٍ

        “Тәкәбберләнеп, кешеләрдән йөз чөермә. Дөньяда масаеп, борын чөереп йөрмә. Аллаһ кәпрәючеләрне, үзен генә сөючеләрне, мактанчыкларны сөйми”(“Локман” сүрәсе, 18нче аять).

        Ислам дине тыйнаклыкка өнди, үзеңне башкалардан өстен кую, масаеп йөрү – шайтанның сыйфаты. Бу сыйфат аркасында шайтан җәннәттән куылды, Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм булды. Локман Хәкимнең дүртенче нәсыйхәте йөрү һәм кешеләр белән сөйләшү әдәбе турында.

        وَاقْصِدْ فِي مَشْيِكَ وَاغْضُضْ مِن صَوْتِكَ إِنَّ أَنكَرَ الْأَصْوَاتِ لَصَوْتُ الْحَمِيرِ

        “Адымың тыныч булсын, тавыш күтәреп сөйләшмә. Шуны онытма, дөньядагы иң ямьсез тавыш – ишәк тавышы”(“Локман” сүрәсе, 19нче аять).

        Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга шушы нәсыйхәтләрне истән чыгармыйча, алар ярдәмендә изгелекләр кылып, дөнья һәм ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсә иде!

                                                                              Нияз хәзрәт Сабиров,

                                                                              Апанай мәчете имам-хатыйбы