ТҖ МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабировның Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында “Бертуган Максудиларның милли мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” дигән халыкара фәнни конференциядә ясаган доклады

 

        Мөхтәрәм президиум, хөрмәтле галимнәр, килгән кунаклар! Барчагызны динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләмү галәйкүм вә рахмәтулаһи вә бәракәтүһү! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга Үзенең чиксез сәламен, рәхмәтен һәм бәракәтен ирештерсә иде!

        Әхмәдһади Максуди – үрнәк шәхес. Ул дөньяви һәм дини белемнәргә ия булган. Шундый дәрәҗәләргә ирешү мөмкинлекләрен Әхмәдһади Максудига Апанай мәдрәсәсе тудырган. Заманында бу мәдрәсәдә аның энесе Садри Максуди да белем алган. Апанай мәдрәсәсе XVIII гасырның 70нче елларында ачыла һәм 1918 елларга кадәр эшли. Хәзерге вакытта әлеге мәдрәсәнең бинасы Ш.Мәрҗани урамы, 28 адресы буенча урнашкан. Үз чыгышымда Әхмәдһади хәзрәт Максудиның дини хезмәтләренең әһәмияте турында сөйләп үтәсем килә.

        Татар халкының олуг галимнәре, шәхесләре үзләреннән соң гаять бай рухи һәм мәдәни мирас калдырганнар, төрле фәннәрнең, шул исәптән ислам фәннәренең, дини фикернең үсешенә үзләреннән зур өлеш керткәннәр.

        Кайбер чыганаклар буенча, болгар бабаларыбыз Ислам дине белән VII гасырның беренче яртысында үк таныша башлаган. 922 елда халкыбыз Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән. Мәгълүм булганча, Ислам дине өч өлештән тора: иман, гыйбадәт һәм әхлак. Иман мәсъәләләрен гакыйдә дигән фән өйрәнә. Гыйбадәт кагыйдәләрен фикһ фәне аңлата. Рухи яктан камилләшү, әхлакый сыйфатларны булдыру юлларын өйрәнә торган фән тәсаввуф дип атала. Һәрбер фәндә традицион мәзһәбләр, дини мәсъәләләрне тиешенчә аңлата торган мәктәпләр бар.

        Татар халкы 1000 елдан артык гакыйдә фәнендә әл-Матуриди мәзһәбенә, фикһта Хәнәфи мәзһәбе буенча яши. Олуг галимнәребез үзләренең дини хезмәтләрен шушы мәзһәбләрнең мирасына таянып язганнар. Әхмәдһади Максудиның дини хезмәтләре укучыларны имам Матуриди гакыйдәсе һәм Хәнәфи фикһы белән таныштыра. Һәрбер мөселман һичшиксез белергә тиеш булган белемнәр бар. Алар: иманның алты шарты, Коръәнне, намазны дөрес уку, хәләлне һәм хәрамны белү. Шушы мәсъләләрне Әхмәдһади Максуди үзенең хезмәтләрендә гади, һәркем аңлый алырлык телдә аңлатып бирә. Аның иң мәшһүр өч дини хезмәте бар. Беренчесе “Мөгаллим сәни” (“Икенче укытучы”). Икенчесе – “Гыйбадате исламия” китабы. Өченче хезмәте – “Шәригать хөкемнәре”. “Мөгаллим сәни” китабы Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтә, тәҗвид кагыйдәләре белән таныштыра. Башка тәҗвид китапларыннан аермалы буларак, Әхмәдһади Максуди бу хезмәтендә иман шартлары, кайбер мөһим догалар һәм зекерләр белән дә таныштыра. Иманның мәгънәсен, шартларын белү, дөрес аңлау – бик мөһим. Шуңа күрә Әхмәдһади хәзрәт китабының бер битендә иман мәсъәләләрен бәян итә. Максуди иман сүзен болай дип аңлата: Иман – ул Аллаһ илчесе Мөхәммәднең, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Аллаһ тарафыннан китергән барлык нәрсәләрне тел белән әйтү һәм калеб (күңел) белән раслау (Әл-имәнү икраарун бил-лисәәни үә тәсдыйкун бил-калби бимәә җәәәʼә мин гиндилләһи мөхәммәдүн расүүлүллаһи салләллаһу галәйһи вә сәлләм) . Иманның шундый аңлатмасын Әбү Хәнифә, имам Матуриди һәм аларга ияргән башка галимнәр (Аллаһ барчасына рәхмәтен ирештерсә иде) бирәләр. Мәсәлән Әбү Хәнифәнең “Әл-фикһ әл-әкбар” (“Бөек белемнәр”) китабында иман турында болай дип әйтелгән: “Иман ул – (тел белән) әйтү һәм (калеб (күңел) белән) раслау” (Әл-имәәнү һуәл-икрару үәт-тәсдыйку) . Имам Җәгъфәр әт-Тахави үзенең гакыйдә китабында иман турында болай дип язган: “Иман – ул тел белән әйтү һәм күңел белән раслау” (Әл-имәәнү һуәл-икрару бил-лиссәни үәт-тәсдыйку бил-җәнәәни) . Аңлаганыбызча, иман ике өлештән тора. Иманлы булып саналыр өчен күңел белән Аллаһка, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә, тәкъдиргә (язмышка), Исламның барлык кагыйдәләренә ышанырга, аларны кабул итәргә һәм тел белән әйтергә кирәк. Шуларга ышанган кеше гәрчә Аллаһ әмерләрен (намаз уку, ураза тоту һ.б.) үтәмәсә дә, иманлы булып санала. Фарыз (тиешле) гыйбадәтләрне калдырганы өчен аңа гөнаһ языла. Иманны саклар өчен һәм Аллаһның рәхмәтенә, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешер өчен, Аллаһ кушканнарын үтәргә һәм тыйганнарыннан тыелырга кирәк. Шул вакытта кеше хакыйкый мөселман булып саналачак.

        Вакытлар узу белән иманны башкача аңлата торган фиркалар барлыкка килә. Ул фиркалар илебездә кайчан тарала башлаган соң? Совет чорында 70 ел дәвамында татар халкы ислам динен ирекле рәвештә тота алмаган, дини белемнәрне алу мөмкинлекләре бик чикле булган. Шуңа күрә күп кенә галимнәребезнең дини хезмәтләре онытылды. Әмма “Мөгаллим сәни”, “Гыйбадәте исламия” китаплары совет чорында да укылды. 1990нчы еллар башында хөррият җилләре исә башлагач, дәүләт дин тотучыларга ирек бирә. Мәчетләр, мәдрәсәләр ачыла, илебезгә гарәп илләреннән дин белгечләре килеп, укыта башлыйлар. Яшьләр чит илләргә барып, анда укып кайталар. Нәтиҗәдә, Хәнәфи мәзһәбенә, мең еллык традицияләребезгә туры килмәгән тәгълиматлар, фиркалар һәм дини китаплар тарала башлый. Мәсәлән, Ибн Тәймия, Мөхәммәд ибн Габделвәһһаб тәгълиматлары. Аларның китапларында иман болай дип аңлатыла: “Иман – ул тел белән әйтү, күңел белән раслау һәм дин буенча гамәл кылу”. Шундый аңлату фетнәләргә, мөселманнарны көферлектә гаепләүгә китерде, чөнки аларның фикеренчә, гамәл-гыйбадәт иманның бер өлеше булып тора. Кем гыйбадәт кылмый (намаз укымый, ураза тотмый) ул кәфер булып санала. Дөреслеккә туры килмәгән фикерләрдән сакланыр өчен, Әхмәдһади Максуди кебек олуг галимнәребезнең хезмәтләрен ныклап өйрәнергә һәм башкаларга өйрәтергә, җиткерергә кирәк.

        Әхмәдһади Максудиның икенче әһәмиятле хезмәте – “Гыйбадате исламия” китабы. Бу китап дүрт бүлектән тора. Беренче бүлек – гакыйдә, иман шартлары, икенчесе – тәһарәт мәсъәләләре, өченчесе – намаз гыйбадәте, дүртенчесе – ураза, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре белән таныштыра. Бу китап буенча Рәсәйдә генә түгел, Урта Азиядә дә Ислам диненең нигезләрен өйрәнәләр. “Гыйбадәте исламия” китабы һәр мөселман белергә тиеш булган дини белемнәр белән кыска рәвештә таныштыра. Шуңа күрә ул китапта Коръәннән һәм сөннәттән дәлилләр китерелмәгән, әмма китаптагы һәр сүз динебезнең төп чыганакларына, Хәнәфи мәзһәбенә туры килә.

        Ибн Тәймия һәм аның тарафдарлары Аллаһы Тәгаләне мәхлукларга хас булган сыйфатлар белән сыйфатлыйлар. Мәсәлән, алар фикеренчә, Аллаһ гарештә утыра. Бу фикерләр Коръәнгә һәм сөннәткә каршы килә. Аллаһ һичкемгә һәм һичнәрсәгә охшамаган. Ул – беркемгә һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Барлык мәхлуклар Аллаһка, Аның ярдәменә, рәхмәтенә һәрвакыт мохтаҗ булып тора. Бу хакта Әхмәдһади Максуди “Гыйбадәте исламия” китабының Гакыйдә бүлегендә болай дип язган: “Аллаһы Тәгалә бернинди мәхлукатка охшамаган. Аны һичбер нәрсәгә охшату мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә - гәүдәле зат түгел. Аның бер рәвеше һәм сурәте юк. Ул һичбер урында һәм һичбер тарафта (өстә, аста, уңда, сулда, алда, артта) түгел, шулай булса да, Ул бар . Аның сыйфатларының рәвеше безгә билгеле түгел. Шулай ук Аллаһы Тәгаләдә ашау, эчү, ару, йоклау кебек эшләр дә юк. Аллаһы Тәгаләне һичкем тудырмады һәм Ул да беркемне дә тудырмады” .

        Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабы иске татар телендә язылган. Бүгенге укучыларга яхшырак аңлашылсын өчен ул китап хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителде. “Хозур” һәм “Иман” нәшриятларында басылып чыкты.

        2015 ел – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Әбү Хәнифә елы дип игълан ителгән иде. Шул елны “Гыйбадәте исламия” китабы буенча, дини белемнәрне арттыру максаты белән, мәктәп яшендәге балалар арасында республикакүләм викторина үткәрелде. Киләчәктә дә татар галимнәренең дини хезмәтләре буенча төрле бәйгеләр үткәрү планлаштырыла, бу мәсьәлә бик мөһим булып тора.

        Чыгышымны XII гасырда яшәгән төрки шагыйрь Әхмәд Югнәкинең сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

                                            Белемле кеше үлде, исеме үлмәде,

                                            Белемсезнең исән чакта да исеме үле.

        Әхмәдһади һәм Садри Максудилар үлгән булсалар да, аларның исемнәре, хезмәтләре үлмәде. Хәзерге вакытта һәм киләчәктә дә өммәтебезгә файда китерәчәк, ин шәә Аллаһ.