«Иман» нәшрияты директоры, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабировның «Россия мөселманнарының институализация процесслары: тарих һәм хәзерге заман» темасына «Икенче Шиһабетдин Мәрҗани укулары» төбәкара конференциясендә ясаган чыгышы   

        «Россия мөселманнарының институализация процесслары: тарих һәм хәзерге заман» темасына «Икенче Шиһабетдин Мәрҗани укулары» төбәкара конференциядә мөхтәрәм катнашучылар һәм кунаклар!

        Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү! Аллаһы Тәгалә барчабызга Үзенең чиксез сәламен, рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!

        Нәшрият эшчәнлеге Россия мөселманнарының институализация процессларының берсе булып тора. Билгеле булганча, мөселман-татарлар китап бастыру эшен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. 1787 елда Санкт-Петербургта Екатерина II рөхсәте белән татар мулласы Госман Исмәгыйлев тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән нәшер ителә. Әмма беренче Коръән Петербургта чыкса да, 1803 елда Казанда басылганы беренче басма Коръән буларак кабул ителә. Мөселманнар тарафыннан нәшер ителгәнгә аңа ихтыяҗ зур була. Революциягә кадәр Казан типографияләрендә бик күп дини китаплар, татар дин галимнәренең ислам дине фәннәре буенча хезмәтләре басылып чыга.

        Билгеле булганча, совет чорында дини китаплар нәшер ителмәде, дини гыйлем алырга мөмкинлекләр чикле иде, шуның аркасында татар дин галимнәренең күп хезмәтләре онытылды, ә кайберләре хәтта юк ителде. Шулай итеп, Россия мөселманнары үзләренең рухи тамырларыннан аерылды.

        ХХ гасырның 80-90 нчы елларында җәмгыятьтә демократик үзгәрешләр башлангач, дини объектлар халыкка кире кайтарылды, яңалары төзелеп сафка басты. Дәүләт дини тормыш белән бәйле зур чаралар үткәрергә рөхсәт итте: 1988 елда Русь дәүләтен чукындыруның 1000 еллыгы һәм 1989 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы рәсми төстә билгеләп үтелде.

        Шул вакытта Казан дәүләт университетының тарих факультеты аспиранты Вәлиулла Якупов (1963-2012) татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксына башлый, Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 елга багышланган чараларда актив катнаша. Зур тырышлык куеп, ул үзлегеннән туган телне өйрәнә, татар яшьләре белән күп аралаша. Яшь аспирант татар халкының мең еллык тарихы ислам дине белән аерылгысыз булуын аңлый. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән әйтемне һәркайсыбыз белә. Халыкны рухи һәм мәдәни мирасыбыз белән таныштыру өчен трибуна кирәк була. Ватанның чын патриоты Вәлиулла Якупов «Иман» нәшрияты ачарга карар кыла. Бу нәшрият менә инде чирек гасыр дәвамында җәмгыятьне мәгърифәтле итүгә хезмәт итә.

        Вәлиулла хәзрәт һәрвакытта ислам кыйммәтләре турында күбрәк белергә һәм халыкны да гыйлемле итәргә омтыла. 1990 елны Кәрим Тинчурин театрында ул беренче тапкыр Миграҗ кичәсенә багышланган тантаналы чара уздыра. Билгеле вәгазьче, Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибе Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) кичәнең лекторы буларак чыгыш ясый. Габделхак хәзрәт кайчандыр исламнан көлеп тамашалар кылына торган бинада хәзер Коръән сүрәләре яңгыравы һәм мөселман бәйрәме уздырылуы өчен Аллаһы Тәгаләгә күз яшьләре белән рәхмәт укый. Билетлар ун көн элек үк сатылып беткән бу чара аншлаг белән уза. Монда Вәлиулла хәзрәтнең мәгълүмат тарату алымнары да үз эшен эшләгәндер – мөселманнарны чарага чакырган беренче плакатлар шул вакытта әзерләнә.

        1990 елның 29 ноябрендә “Иман” ислам мәдәнияте яшьләр үзәгенең оештыру корылтае уза. Аның максаты – дөнья ислам мәдәнияте һәм татар халкы тарихын өйрәнү һәм яктыртудан гыйбарәт була. Ислам үзәге татар галимнәре, мөселман бәйрәмнәре белән бәйле конференцияләр, очрашулар уздыра. «Иман» нәшрияты бу вакыйгаларны вакытында яктыртып бара. Ул елларда китаплар нәшер итү генә мөселманнарның ихтыяҗларын инде канәгатьләндереп бетерә алмый. Вакытлы матбугат чыгару ихтыяҗы өлгереп җитә. Шулай итеп, «Иман» нәшрияты, Россиядә беренче буларак, һәм дистә еллар дәвамында вакытлы матбугат чыгара: 1992 елның аугуст аенда иске имлядә кушымтасы да булган татар телендә «Иман» газетасы теркәлә; 1993 октябрендә рус телендә «Вера» газетасы һәм татар телендә «Иман нуры» журналы теркәлә; 1994 елдан татар телендә «Мөселман календаре», ә 1998 елның мартыннан «Мусульманский мир» журналы чыга башлый. Хәнәфи мәзһәбе традицияләре нигезендә язылган дини әдәбиятка ихтыяҗ арта башлый. «Иман» нәшриятында хәнәфи мәзһәбе галимнәре китаплары татар һәм рус телләрендә басылып чыга. Мәсәлән, имам Әбү Хәнифәнең «әл-Фикһ әл-әкбәр», имам Җәгъфәр әт-Тахәвинең гакыйдә буенча китабы, ән-Нәсәфи гакыйдәсе, Мөхәммәд Гашыйкның «Әт-тәсһил әз-зарури ли-мәсәил Әл-Кудури» китабы, Борһанетдин әл-Маргинаниның “Һидәя”се, «Мохтасар аль-викая» һәм башкалар.

        1993 елны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе кабаттан торгызылып эшли башлады. Шәкертләргә гыйлем алу өчен дәреслекләр, уку ярдәмлекләре кирәк иде. «Иман» нәшрияты мәдрәсәдә укыту процессларын торгызуда да мөһим роль уйнады. Мәдрәсәнең гыйльми шурасы карары белән гарәп теле, фикыһ, гакыйдә, сира, тәфсир, иске татар язуы һәм башкалар буенча уку ярдәмлекләре әзерләп бастырылды, белешмәлекләр һәм сүзлекләр чыкты. «Иман» нәшриятында басылган китапларны Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә әле дә кулланалар. Шулай ук «Иман» нәшрияты Казан мөхтәсибәте, Татарстан Дения нәзарәте белән тыгыз хезмәттәшлектә булды. Нәшрият Казан мөхтәсибәте белән берлектә режиссеры Вәлиулла хәзрәт Якупов булган «Знакомьтесь: Ислам» дигән телевизион тапшыру әзерләде, «Иман» нәшриятында шулай ук «Казанский мухтасибат» газетасы әзерләнде.

        1998 елда Татарстан мөселманнарының берләшү корылтаеннан соң “Иман” нәшрияты мөфтиятнең мәгълүмати-нәшрият блогын формалаштыруда үз өлешен кертте. Нәшрият базасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге яктыртылып барылды; мөфтият уздырган корылтайларның, фәнни-гамәли конференцияләрнең карарлары, тезислары бастырылды. «Иман» нәшрияты Мәсгуть Гайнетдинов, Хатыйп Миңнегулов, Дамир Исхаков, Рәфыйк Мөхәммәтшин кебек билгеле галимнәр, тарихчылар, язучылар белән хезмәттәшлек итте, аларның хезмәтләрен нәшер итте. Бүгенге көндә «Иман» нәшрияты укучыларны татар халкының бай мирасы, аның күпгасырлык тарихы, галимнәрнең иске татар графикасыннан кириллицага күчерелгән хезмәтләре белән таныштыруны дәвам итә. Соңгы вакытта Сираҗетдин әл-Ошиның “Әмәли” китабы, Шәһәр Шәрәфнең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре турындагы «Әсхәб әл-Кирам» китабы, «Нәвәдир» җыентыгы, татар галиме Әхмәтвәли Рәхими «Мишкатүл-мәсабих» җыентыгыннан туплаган 300 хәдис һәм башка китаплар нәшер ителде.