23 август – Ислам календаре буенча зөлхиҗҗә ае башланган көн. Зөлхиҗҗә – хаҗ ае, сугышлар һәм һәртөрле кан коюлар тыелган 4 изге айның берсе

 

{xtypo_dropcap}23{/xtypo_dropcap} август – Ислам календаре буенча зөлхиҗҗә ае башланган көн. Зөлхиҗҗә – хаҗ ае, сугышлар һәм һәртөрле кан коюлар тыелган 4 изге айның берсе.

Бу айның беренче ун көне аеруча да фазыйләтле. Әлеге көннәрнең бөеклегенә Коръәндә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтендә күрсәтмәләр бар. Алар белән безне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров таныштыра.



• Аллаһы Тәгалә Үзенең Изге Китабында шул көннәр белән ант иткән: “Таң һәм ун төн белән ант итәм”(“Фәҗер (Таң)” сүрәсе, 1-2). Ибн Габбас, ибн Зөбәер, Мөҗәһид, ибн Касир кебек соңгы чорның күп галимнәре аңлатуынча, Аллаһ зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне белән ант иткән;

• Бу көннәрдә кылынган игелекле гамәлләр иң яхшылары булып исәпләнәләр, алар Аллаһ юлындагы җиһадтан да яхшырак бәяләнәләр. Бу турыда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Аллаһ бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата”. Кешеләр аннан сораганнар: “Ий, Аллаһның Рәсүле, әгәр дә башка көннәрдәге эш Аллаһ юлындагы җиһад булсадамы?”. Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмәйткән: “Хәтта бу эш Аллаһ юлында җиһад булса да. Әмма Аллаһ юлына чыгып, үз-үзен һәм үз мөлкәтен корбан иткән кешеләрдән тыш” (Бохари, Тирмизи);

• Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне Аллаһ каршында бөек һәм Аллаһы Тәгалә аларда башкарылган игелекле гамәлләрне барысыннан да ныграк ярата. Габдулла ибн Гомәрдән (Аллаһ аңардан разый булса иде!) Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шулай дип әйтүе тапшырыла: “Аллаһ каршында шул ун көннән дә бөегрәк көннәр юк, һәм дә, башкарылган игелекле гамәлләрне Аллаһы Тәгаләнең алардан да ныграк яраткан башка көннәре юк. Шуңа да аларда ешрак “Ләиләәһәиллә-Ллаһ” дип, тәһлил, “Аллаһу әкбәр!” дип, тәкбир, “Әлхәмдүлилләһи” дип, тәхмид әйтегез” (Әхмәд);

• Беренче ун көн арасында елның иң яхшы ике көне бар. Алар – Корбан бәйрәме (Зөлхиҗҗә аеның 10-чы көне) һәм Гарәфәт көне (Зөлхиҗҗә аеның 9-чы көне). Корбан гаетенә килгәндә исә, бу уңайдан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Габдулла ибн Курт әс-Сумали әл-Әзди (Аллаһ аңардан разый булса иде!) тапшырган шундый сүзләре бар: “Аллаһы Тәгалә каршында иң бөек көннәр булып Корбан бәйрәме һәм әл-Карр көннәре тора” (Әбү Давыд). Әл-Карр көне – Зөлхиҗҗә аеның унберенче көне, ул гарәп теленнән сүзен сүзгә тәрҗемә иткән вакытта – “урнашу, булу”ны аңлата, чөнки, хаҗ кылучылар бу көнне хаҗ кылуның бар йолаларын да башкарып бетереп (тәваф әл-ифада (Кәгъбә тирәсендә җиде кат әйләнү), корбан чалу), Мина үзәнендә булалар, урнашалар. 

“Гарәфәт көнендә укылган дога – иң яхшы дога”


* Гарәфәт көненең фәзыйләтләре турында Аллаһ Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Гайшә (Аллаһ аңардан разый булса иде!) тапшырган хәдисе бар: “Аллаһның Үз колларын Тәмуг утыннан Гарәфәт көненнән дә күбрәк коткарган башка көне юк. Чынлап та, Аллаһ (Ул Изге һәм Бөек), (Үз колларына) якынлаша, һәм фәрештәләр каршында алар белән мактана. Һәм аннан соң сорый: “Ни телиләр алар?”. (Мөслим).

* Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм тагын шулай дигән: “Гарәфәт көнендә укылган дога – иң яхшы дога” (Тирмизи). 

* Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Гарәфәт көнендә тоткан ураза өчен, Аллаһ үткән ел һәм киләсе ел гөнаһларын кичерер дигән өметтәмен ...” (Мөслим). 

* Гарәфәт көнне ураза тоту – хаҗ кылмаган кешеләр өчен хупланган гамәл булып тора, ә хаҗ кылучылар, Аллаһ Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тәкълид итеп (ияреп, ә ул Гарәфәт көнендә ураза тотмаган), Аллаһны зикер итәргә һәм Аңа дога кылырга көчләре калсын өчен, ул көнне ураза тотмыйлар.



Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнендә кылырга кирәкле гыйбадәтләр:

1. Беренчедән, бу көннәрдә иң яхшы эшләр булып хаҗ һәм кече хаҗ – гомрә кылу санала. 

Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Кем, хатынына якын килмичә һәм гөнаһ кылмыйча, бу Йортка хаҗ кыла, ул аннан аны анасы тудырган көндәге кебек булып кайта”(Бохари). Мөслим китергән версиясендә: “Кем, хатынына якын килмичә һәм гөнаһ кылмыйча, бу Йортка килә, ул аннан аны анасы тудырган көндәге кебек булып кайта”. Аллаһ Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм тагын болай дигән: “Элекке гомрәдән соң кылынган гомрә, алар арасында кылынган гөнаһлардан пакълану булып тора. Мөкаммәл хаҗның әҗере – Җәннәт” (Мөслим, Бохари). Мөкаммәл хаҗ – күз буяу яки шөһрәт алу өчен башкарылмаган, аны башкарган вакытта гөнаһ кылынмаган хаҗ. Мөкаммәл хаҗның дәлиле булып, хаҗ кылучының, хаҗ кылып кайткач, күпкә яхшырак кешегә әйләнүе, элеккеге гөнаһларына башка кире кайтмавы тора.

2. Икенчедән, “Аллаһу әкбәр” дип тәкбир әйтү, Аллаһны зикер итү – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә.

Ибн Гомәрдән (Аллаһ аңардан разый булса иде!) Аллаһ Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шул сүзләрен тапшыралар: “Бу көннәрдә ешрак “Ләиләәһәиллә-Ллааһ” дип, тәһлил, “Аллаһу Әкбәр!” дип, тәкбир, “Әлхамдулиллаһи” дип, тәхмид әйтегез”. Имам Бохари (Аллаһ аңарга рәхмәтен ирештерсен иде!) әйткән: “Бине Гомәр һәм Әбү Һөрәйра (Аллаһ алардан разый булса иде!) Зөлхиҗҗәнең беренче ун көнендә базарга чыгып, “Аллаһу Әкбәр!”, - дип, тәкбир әйтәләр иде, ә башка кешеләр алар артыннан кабатлый иделәр. Мөхәммәд бине Гали нәфел намазлардан соң тәкбир әйтә торган булган”. Имам Бохари (Аллаһ аңарга рәхмәтен ирештерсен иде!) әйткән: “Гомәр (Аллаһ аңардан разый булса иде!) Мина үзәнендә үзенең чатырында тәкбир әйтә иде, ә мәчеттә булган кешеләр аның тавышын ишетеп, аның артыннан кабатлый башлый иделәр. Алар артыннан базарда булган кешеләр дә кабатлый башлыйлар иде, бар Мина үзәне тәкбир әйтүләрдән тетрәп тора иде ...”

Тәкбир дигән вакытта “Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Лә иләәһә иллә-Ллааһу үәЛлааһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! үәлиЛләһил-хәмд!” сүзләрен әйтүне күз алдында тоталар.

3. Өченчедән, бу тугыз көндә (яки шул тугыз көннәрнең кайберләрендә) ураза тоту – иң яхшы эшләрнең берсе.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Аллаһ бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата”. Ә ураза – иң яхшы, иң игелекле, иң зур саваплы эшләрнең берсе. Аннан тыш, Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм кешеләрне ураза тотарга өндәгән. Мәсәлән, үзенең хәдисләренең берсендә ул шулай дигән: “Аллаһ юлында тоткан бер көн ураза Аллаһ колының йөзен Тәмуг утыннан җитмеш еллык ераклыкка читләтер” (Бохари, Мөслим). Имам Нәсаи әйткән: “Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе ирешсә иде!) Зөлхиҗҗәнең тугыз көнендә ураза тота иде”.

Шулай ук, хаҗ кылучылардан тыш, калган бар мөселманнарга да Гарәфәт көнендә ураза тоту яхшы, чөнки, Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм ул көн турында шулай дигән: “(Бу ураза) үткән ел һәм киләсе ел өчен йолу булып тора” (Мөслим). 

4. Дүртенчедән, тәүбә итү, гөнаһларны йолу да – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә.

5. Бишенчедән, башка төрле игелекле, саваплы гамәлләрне, ирекле гыйбадәтләрне ешрак башкару (намаз уку, сәдака тарату, Изге Коръәнне күбрәк уку, хәләлне куллану һәм хәрамнан тыелу, күршеләреңә хөрмәт күрсәтү, туганлык бәйләнешләрен тоту, башка игелекле эшләр).

6. Алтынчыдан, гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк. Гает намазы – Исламның олуг йолаларының берсе. 

7. Җиденчедән, бәйрәм көнне һәм Тәшрик көннәрендә корбан чалырга дип күрсәтмә бирелгән. 



Корбан китерү – безнең олуг бабабыз Ибраһим галәйһиссәләмнең сөннәте. Аллаһ, корбан бирү өчен, Ибраһимның улы Исмәгыйльне тәкә белән алмаштырган. Бу турыда Аллаһы Тәгалә әйткән: 

Без аңа Исмагыйль урынына корбан итеп бугазлар өчен, җәннәттән бер зур тәкә бирдек” (“Саффат (Сафта торучылар)” сүрәсе, 107). 

 Аллаһы Тәгалә тагын шулай дигән:
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ

Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне, фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!” (“Кәүсәр” сүрәсе, 2).

Аллаһы Тәгалә барчабызга Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненең фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде! Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбызны Үзенең чиксез рәхмәтеннән аермаса иде.

Энҗе Ногманова (Интертат (http://intertat.tatar/din/z-lkhi-aeny-berenche-un-k-ne-alar-arasynda-elny-i-yakhshy-ike-k-ne-bar/) 23 август 2017)