• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Хөрмәтле кардәшләрем!

Рухи яктан камилләшү, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган изге Рамазан ае якынлаша.
Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табәрани, Бәйһәкый).

Хөрмәтле кардәшләрем!

Рухи яктан камилләшү, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган изге Рамазан ае якынлаша.
Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табәрани, Бәйһәкый).

Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә риваять ителә: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә”.
Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган. 
Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, – дигән (Ибн Маҗәһ), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш.

Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез. Без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер”, – дигән (Бохари, Мөслим).
Быел Рамазан аеның (уразаның) беренче көне - 6 май. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 5 майда укыла. 
Рамазан аеның (уразаның) соңгы көне - 3 июнь. 4 июньдә Ураза бәйрәме.
Аллаһы Тәгалә барчабызга изге Рамазан аенда ураза тотып, изгелекләр кылып, ике дөнья бәхет-сәгатенә ирешергә насыйп итсә иде.
                                                                     Нияз хәзрәт Сабиров,

                                                           Апанай мәчетенең имам-хатыйбы