• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • lK8a8EZBO0o.jpg
  • yrjGKj98so8.jpg

        Апанай мәчетендә Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов булып китте. Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров белән алар алга таба да хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр.

        Фәһим хәзрәт, “Иман” нәшриятында басылып чыккан китапларны кабул итеп алып, рәхмәтләрен җиткерде:

        - “Иман” нәшрияты - мөселманнар арасында танылган нәшрият. Байтак еллардан бирле сезнең китапларны алабыз, рәхәтләнеп файдаланабыз. Әле менә тагын бер бик кирәкле китап - “Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге”н яхшы тышлы итеп, кабат бастыргансыз. Шәкертләргә, бу китап һәрберегезнең өстәлендә булырга тиеш, дигәч, аны кайдан алырга, дип сорыйлар. Менә шуны юллап килгән идем, бүләк итеп бирдегез, Аллаһның рәхмәте яусын.

        Мин үзем бик китаплар яратам. Төркиядә бер китап кибетендә шундый кызыклы хәлгә юлыккан идем. Бер абзый күп иттереп алдына китаплар тезеп куйган. Үзе, болар миндә барысы да бар инде, ди. Кибетче, алайса болар сезгә нәрсәгә, дип сорагач: “Кызымның китапханәсенә җыям”, - диде. Ул дин юлында эшли мәллә, дигәнгә каршы: “Юк, мин үземне һәр балама ислам китапханәсе туплап бирергә бурычлы дип саныйм. Кызым үзе дин юлында булмаса да, бәлки аның балалары файдаланыр бу китаптан, - дип җавап бирде. - Менә сез китап чыгарасыз. Әгәр мин дә алмасам, башкалар да алмаса, ул китапларны сез башка бастыра алмыйсыз бит инде. Шуның өчен һәр мөселман дини китаплар бастыруга, ислам матбагасы әйләнешенә үзеннән аз гына булса да өлеш кертергә тиеш”.

        Миңа бу бик нык тәэсир итте һәм үземә шуны гадәт итеп алдым. Китапханәмдә сездән алган бу китапларның барысы да бар. Мин аларны бүләк итеп, таратып бетерәм дә тагы җыям. Инде хәзер балаларыма китапханә туплый башладым. Дөрес, аларга хәзергә мәктәп программасы да бик җитә. Әмма бүген булмаса, иртәгә тотып укый башларлар. Олы кызым: “Әти, синдә бу китаплар бар иде бит инде”, - ди. “Бусы – синеке, - мин әйтәм. - Һәр кешенең шәхси китапханәсе булырга тиеш”.

        Аллаһның рәхмәте булсын, Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән эш бит бу, “Иман” нәшриятында басылып чыккан китаплардан заманында бөтен Россия файдаланды. Бүген менә бу эшне алып бару сезгә насыйп булды һәм сез аны тагы да җанландырдыгыз. Алга таба да бер-беребезгә ярдәмләшеп, хезмәттәшлек итеп эшләргә насыйп булсын.

        Аннары Фәһим хәзрәт Апанай мәдрәсәсендә алып барыла торган сәнгать дәресләренең бик кызыклы проект булуын билгеләп үтте һәм үзләренең “Нур” мөселман мәктәбе эшчәнлеге турында да сөйләде:

        - “Нур” шәхси гомуми белем бирү мәктәбе быелгы уку елы башында ачылды. Православие гимназиясе белән бер вакытта без дә, тиешле документларын җыеп, бинасын әзерләдек, лицензия алдык та эшне башлап җибәрдек. Моның өчен җәмәгатем Айгөл белән махсус педагог белгечлегенә укып чыктык. Биредә балалар төшкә кадәр дөньяви дәресләрне үзләштерәләр, төштән соң өстәмә белем бирү, ягъни Коръән, әдәп-әхлак, гарәп теле дәресләре керә. Беренче чиреккә нәтиҗә ясаганда ук балалар 4 телдә: татар, рус, гарәп, инглиз телләрендә осталык дәресе бирделәр. Балаларын бездә укытырга теләүчеләр күп – инде алдагы ике елга язылу бара. Бүгенге көндә мәктәпне тәҗрибәле педагог Гөлчәчәк Мисхәтовна Габдрахманова җитәкли.

        Нияз хәзрәт Сабиров, үз чиратында, әлмәтлеләрнең эшләрендә уңышлар теләде, вәгазь кичәсенә чакыруны рәхмәт әйтеп кабул итте.

1 1 1 1 1
3