• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” нәшрияты җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Каюм Насыйри музеенда мәшһүр ислам дине галиме, мөселман фәлсәфәчесе, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган очрашуда катнашты. Чарага шулай ук Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарихчы-галим Айдар Хәйретдинов; “Безнең мирас” журналы редакторының беренче урынбасары, язучы, тәнкыйтьче Фирдәвес Зариф, мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов; Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары да чакырылган иде. Очрашуны Каюм Насыйри музее директоры Раушания Фаил кызы Шәфигуллина алып барды.

        Нияз хәзрәт Сабиров укучыларны динебез тарихы белән таныштырды; Болгар дәүләтендә ислам диненең рәсми төстә кабул ителүе һәм пакь динебезнең чорлар-дәүләтләр аша безгә килеп җитүе турында сөйләде; ислам динен өйрәнүче галимнәрнең, аерым алганда, Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләренә тукталды. Аннары мәшһүр дин галименең “Иман” һәм “Хозур” нәшриятында басылып чыккан китаплары белән таныштырды.

        Язучы Фирдәвес Зариф та, үз чиратында, “Безнең мирас” журналының укучыларны милли мирасыбыз, аерым алганда, Шиһабетдин хәзрәт мирасы белән таныштырып баруы турында сөйләде. Журналның Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган саннарын музейга бүләк итте.

        Тарихчы-галим Айдар Хәйретдинов үзенең чыгышында Шиһабетдин Мәрҗанине татар тарихына нигез салган галим буларак тасвирлады. Мәрҗани милли-рухи мирасыбызның нигезен тәшкил иткән Казан арты мәчетләрен өйрәнгән; хәтта аның белән генә чикләнеп калмыйча, мулла-мөәзиннәре турында да мәгълүмат туплап калдырган, дип сөйләде галим.

        Мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов халкыбызның буыннан-буынга тапшырылып, бүгенге көнгәчә килеп җиткән мөнәҗәтләрен көйләп күрсәтте.         Очрашу ахырында балаларга мәшһүр дин галиме, мәгърифәтче, мөселман фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган документаль фильм (сценарий авторы һәм проект җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров; идея авторы һәм баш консультант мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин; режиссерлары Айназ Мөхәммәтҗанов, Әмир Гатауллин) тәкъдим ителде.