• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

      - Халкыбызның төрле күркәм гореф-гадәтләре бар, без аларны өйрәнергә, белергә тиеш. Заманында Апанай мәчете каршында күнчеләр хезмәт иткән. Мәчет янәшәсендәге Күнче, Сафьян урамнарының исемнәре дә шул хакта сөйләп тора. Күркәм гореф-гадәтләребезне, инде онытылып бара торган һөнәрчелегебезне, туган телебезне балаларыбызга өйрәтеп калдыру максатыннан милли-мәдәни үзәктә төрле курслар оештырып җибәрдек, - дип сөйләде Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.

        Мәчет каршында күннән эшләнмәләр ясау курслары инде икенче ел эшли. Аны читек тегү остасы Илдар абый Шәйхетдинов алып бара. Һәр атнаның якшәмбесендә биредә балалар һәм аларның әти-әниләре күннән читек һәм башка төрле эшләнмәләр тегәргә өйрәнәләр. Шушы һөнәрнең серләренә төшенергә теләүчеләр 8 987 291-10-02 телефоны буенча Илдар абыйның үзенә мөрәҗәгать итә ала.

        Татарлар элек-электән матур киенергә яраткан. Милли чигешле түбәтәй-калфаклар, кием-салымнар – халкыбызның бай мирасы булып тора. Узган ел тегү курсларын Гөлназ ханым уңышлы гына алып барган иде. Быел аның эшчәнлеге дәвам иттерелә. Курслар җитәкчесе Гөлчәчәк Хәбибуллина һәр атнаның дүшәмбесендә кичке сәгать 7 гә ханымнарны-туташларны үз дәресләренә көтеп кала (курска язылу өчен телефоны – 8 918 872-94-23). Рәсем сәнгате курслары – милли-мәдәни үзәкнең үзенчәлекле юнәлеше. Төрле материалларга (кәгазь, күн, тукыма һ.б.) милли бизәкләр ясарга өйрәнергә теләүчеләр 8 950 313-21-60 телефоны буенча курс җитәкчесе Людмила Хохловага мөрәҗәгать итә ала.

        Кыз балалар өчен сәйләннән (бисердан) төрле эшләнмәләр ясау курсын Рита Гусева алып бара. Телефоны – 8 927 248-70-83.

        Әлеге курсларга һәркем язылып йөри ала.