• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Шушы көннәрдә Теләчедә тарихчылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр катнашында дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда махсус кунак буларак Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман”нәшрияты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты.

        Шушы көннәрдә Теләчедә тарихчылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр катнашында дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда махсус кунак буларак Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман”нәшрияты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты.

        Изге дога белән ачылган чараны район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Ризидә Дәүлиева алып барды.

        - Моннан ун ел элек мәшһүр мәгърифәтчебез, дин галиме Ризаэддин Фәхретдиннең 150 еллыгын билгеләп үткән идек. Бездән соңгы буыннар онытмасыннар, хезмәтләрен өйрәнсеннәр өчен бүген дә без аны булдыра алган кадәр зурлаячакбыз, - дигән ният белән ул конференцияне ачып җибәрде.

        Мәшһүр галимнәребез, күренекле дин әһелләренә багышланган мондый чаралар тарихыбызны, мирасыбызның байлыгын искә төшерергә ярдәм итә. Татарлар дин өлкәсендә генә түгел, дөньяви фәннәр буенча да зур уңышларга ирешкән халык һәм бу эштә безгә ислам дине ярдәм иткән. Конференциягә махсус кунак буларак чакырылган Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы,“Иман” нәшрияты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров чыгышын әнә шуларны искәртүдән башлады:

        - Изге Коръәннең беренче аяте дә гыйлем алу турында. Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Изге Рамазан аеның Кадер кичәсендә Җәбраил фәрештә аркылы Аллаһы Тәгалә Коръәннән беренче аятьне – “Галәкъ” сүрәсенең 1 нче аятен иңдерә. Анда Аллаһы Тәгалә: “Укы! - дип әмер итә. - “Галәмне бар иткән Раббыңның исеме белән укый башла!”, ягъни укы, фикерлә,бу дөньяда яшәвеңнең мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт булуы турында уйлан! Шуңа күрә халкыбыз гыйлемгә омтылган. Галимнәребез динне дә, дөньяви фәннәрне дә өйрәнгәннәр, хәтта башка халыкларның үсешенә дә зур өлеш керткәннәр. Бүгенге көндә татар галимнәре язган китаплар буенча башка мөселман халыклары да гыйлем ала.

        Бездә ислам дине VII-VIII гасырларда, әле исламны рәсми төстә кабул иткәнче үк тарала башлаган. Шул вакытта Багдадтан килгән илчеләр болгарларның мәчет-мәдрәсәләрен күреп гаҗәпкә калалар. Шиһабетдин Мәрҗани белән Ризаэддин Фәхретдин язуынча, безнең шул чакта ук күренекле галимнәребез булган. Гыйлем тарату традициясе Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында да дәвам иткән. Казан яулап алынгач, мәчет-мәдрәсәләр җимерелә, 200 ел дәвамында тирән мәсьәләләргә багышланган дини хезмәтләр язылмый. Әмма безнең халык һәрвакытта белемгә омтылган, надан калмас өчен читтә китеп гыйлем алган. Риза Фәхретдиннең “Болгар вә Казан төрекләре” дигән хезмәтендә әйтелгәнчә, бабаларыбыз башта Дагыстанга барып укыганнар, аннары Урта Азиягә – Бохара, Сәмәркандка барып җиткәннәр, мөмкинлекләр тугач, үзебездә дә мәдрәсәләр ачканнар.

        Риза Фәхретдин, Мәрҗани, Курсави, Утыз Имәни, Барудилардан аермалы буларак, бары тик авыл мәдрәсәсендә генә гыйлем алган, әмма шуңа да карамастан, зур галим булып җитешкән, казый, мөфти дәрәҗәсенә ирешкән. Ул зур тырышлык куеп, күп укыган, чөнки үзенә бик таләпчән булган һәм һәрвакытта камилләшергә тырышкан. Аның тирән белемен күреп, Уфага, Диния нәзарәтендә хезмәт итәргә чакырганнар. Аннары Рәмиевләр чакыруы буенча Оренбургка китеп, байтак еллар “Шура” журналының редакторы булып эшләгән. Риза Фәхретдин татар халкын дини мирастан тыш бөтен дөнья халкы мирасы, галимнәре, фәлсәфәчеләренең хезмәтләре белән таныштырырга тырышкан. Үз халкының фикер йөртү сәләтен үстерергә теләгән, рухи якны гына кайгыртып калмыйча, акылны да баетырга чакырган.

        Ризаэддин Фәхретдин 1923 елда мөфти булып сайлана, бу вазыйфада бик күп хезмәтләр башкара. Дин тотарга ирек бирмәгән бик авыр елларда да ул төшенкелеккә бирелмичә эшләвен дәвам иткән. Ризаэддин Фәхретдин тарих, иҗтимагый тормыш турындагы хезмәтләре белән мәшһүр галим. Аның “Җәвамигуль-кәлим шәрхе”, “Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр” һәм әдәп-әхлак, тәрбия турындагы хезмәтләре, галимнәребезнең, муллаларның тормыш юлларын, эшчәнлекләрен яктырткан “Асар” китабы барыбызга да мәгълүм. Хезмәтләре аша Риза Фәхретдин халкыбызның бай рухи мирасын, олуг шәхесләребезнең үрнәген алдагы буыннарга җиткерергә, халыкта горурлык хисләре уятырга тырышкан, - дип сөйләде Нияз хәзрәт үзенең чыгышында.

        Аннары ул Риза хәзрәт Фәхретдиннең “Иман” нәшриятында басылып чыккан әсәрләренә тукталды:

        -Ризаэддин Фәхретдиннең гарәп язуында язылган кайбер китапларын Равил Үтәбай-Кәрими кириллицага күчергән, бер хезмәтен рус теленә дә тәрҗемә иткән. Мәшһүр “Җәвәмигуль-кәлим шәрхе” китабы “Иман” нәшриятында 1998 елда Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб тәкъдиме белән басылып чыккан иде. Аннары 2009 елда “Тәрҗемәи хәлем” дигән китабы басылды. Аны басмага галим Мәсгуть Гайнетдин әзерләгән иде. Әйткәнемчә, Риза Фәхретдин мөселман галимнәренең эшчәнлекләрен өйрәнеп, аларны “Асар” китабында туплап биргән. Кайберләрен аерым китап итеп тә чыгарган. “Иман” нәшриятында аның мәшһүр фикер иясе, суфи Ибн Гарәби турындагы китабы чыкты.

        Ризаэддин Фәхретдиннең карашларына Шиһабетдин Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспралы, шулай ук гарәп илләре галимнәреннән Җамалетдин әл-Әфгани дигән шәхеснең йогынтысы зур булган. Мисыр галиме Җамалетдин әл-Әфгани белән ул Петербургта узган бер зур мәҗлестә таныша. Аның белән аралашканнан соң Риза Фәхретдиннең карашлары үзгәрә, мөселман кеше артта калырга тиеш түгел, башкаларга үрнәк булырга тиеш, дигән фикерләре ныгый. Һәм ул элек яшәгән мәшһүр мөселманнарның, дин әһелләребезнең эшчәнлеген күрсәтә башлый. Ризаэддин Фәхретдин эшчәнлеге дә, гаиләсе-яшәү рәвеше белән дә барчабызга үрнәк шәхес. Безгә гыйлем алуда аның кебек тырышлык күрсәтергә; милләтебезне аның кебек яратып, милли-рухи мирасыбызны киләчәк буынга тапшырып калдырырга насыйп булса иде.

        Нияз хәзрәт Сабиров китапханәгә хөтбәләр, үзенең вәгазьләре һәм мәкаләләре тупланган “Чакыру” китабын бүләк итте. Чараны алып баручы Ризидә ханым: “Бездә мондый чаралар еш уза. Бүгенге көннең тарихчы галимнәре белән очрашу гыйлемебезне арттырырга бер форсат та булып тора”, - дип Нияз хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде. Аннары ул мәшһүр галим Риза Фәхретдиннең мирасына, аерым алганда, “Җәвамигуль кәлим шәрхе”нә тукталып, болай дип сөйләде:

        - Якташыбыз Равил Үтәбай-Кәрими бу китапны файдаланырлык дәрәҗәгә җиткергәннән соң да, ул басылмыйча ун ел буе архивта яткан. Моны “Иман” нәшриятының ул чактагы җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов ишетеп ала һәм бастырып чыгарырга тәкъдим итә. Китапта Равил Үтәбай-Кәрими Вәлиулла хәзрәткә рәхмәтләрен җиткергән, Риза хәзрәтнең хезмәтен халыкка танытуда аның роле бик зур булды, дип язган. Белүемчә, бу хезмәт - бүгенге дин әһелләребезнең өстәл китабы. Анда яшәешебез өчен кирәкле бөтен сорауларга да җавап бар.

        Конференциядә Ризаэддин Фәхретдиннең эшчәнлеге һәм үрнәк тормыш юлы турында байтак чыгышлар булды, шәхси хатлары укылды. Алардан күренгәнчә, большевиклар кысуыннан интегеп, матди кыенлыклар кичереп яшәгәндә дә, бу хезмәтләремне укучылар булмас инде, дип төшенкелеккә бирелгән вакытларда да Ризаэддин хәзрәт үзенең бәһаләп бетергесез хезмәтләрен чит илләргә зур бәяләргә сатып җибәрмәгән, безнең өчен саклап калган.

        Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев:

        - Ризаэддин Фәхретдиннең тормыш юлы халкыңны ислам юлыннан ияртеп баруда дәрәҗә бар икәнлеккә, сине бүген аңламасалар, иртәгә аңлаячакларына бер дәлил. Кысуларга карамастан, үз эшеннән туктамаган, чөнки ул бу эшнең Аллаһ каршында саваплы икәнлеген белгән. Шушы гыйлемне биреп калдыра икән, аны киләчәк буыннар кулланачагын исеннән чыгармаган. “Укымаслар” дип язса да, күңелендә өмет булган. Изгелекне эшләсәк, беркем рәхмәт тә әйтмәде, дип уйламаска кирәк. Аллаһ барын да күреп тора һәм җавап бирә. Бу галимнәребезнең күтәрелү хикмәте нидә, дигәндә, аларны Аллаһ күтәрде! Аның сүзеннән чыкмаганга күрә Аллаһ аларны югалттырмады. Шул ук Фиргавеннәр, Каруннар турында бүген нәрсә сөйлиләр?Алар патшалар иде, дәрәҗәле урыннарда торганнар иде бит. Ләкин аларның казанышлары турында бүген беркем дә сөйләми. Аллаһ аларны оныттырды, чөнки алар Ул риза булган гамәлләр кылмады. Ә Мәрҗани, Курсави, Фәхретдиннәрне, башка татар галимнәрен Аллаһ оныттырмады. Әле күпме хезмәтләрен яндырдылар, шуңа карамастан бүген аларның хезмәтләрен өйрәнә торган кешеләрне дә чыгарды. Ул галимнәрнең нигезләре нык иде, без дә шушы нигезгә тотынырга тиеш, - дип Исмәгыйль хәзрәт райондагы дини тормышка кагылышлы мәсьәләләрне – Теләчедә икенче мәчет салу, мәчетләрнең үткәне һәм бүгенгесе турында китап чыгару ниятләрен халыкка җиткерде.

        Соңыннан күренекле дин галиме, мәгърифәтче Риззаэддин Фәхреддин хәзрәтебез рухына багышлап дога кылынды.