• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

        Без гаять бай рухи мираска ия халык. Галимнәребезнең күп кенә дини хезмәтләре гарәп язуы белән язылган. Шундыйларның берсе – “Иман” нәшриятында басылып чыккан “Кысас әл-әнбия” (“Пәйгамбәрләр тарихы”) китабы. “Кысас әл-әнбия” урта гасыр татар әдәбиятының иң зур һәм иң борынгы әсәрләренең берсе булып санала.

 

        Без гаять бай рухи мираска ия халык. Галимнәребезнең күп кенә дини хезмәтләре гарәп язуы белән язылган. Шундыйларның берсе – “Иман” нәшриятында басылып чыккан “Кысас әл-әнбия” (“Пәйгамбәрләр тарихы”) китабы. “Кысас әл-әнбия” урта гасыр татар әдәбиятының иң зур һәм иң борынгы әсәрләренең берсе булып санала.

        Асылда бу китап – тарихи-әдәби әсәр. Әлеге хезмәт Аллаһның барлыгы, Аның чиксез кодрәте һәм рәхмәте, дөньяның яратылуы, җир йөзендә беренче кешеләрнең яшәве, Коръәндә искә алынган пәйгамбәрләрнең тормыш юллары, хикмәтләре, ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аңардан соң булган дүрт хәлифә тарихы белән таныштыра.

        “Кысас әл-әнбия” китабының Насретдин Борһанетдин Рабгузи тарафыннан 1310 елда язылганлыгы мәгълүм. Бу тарихи әсәр Алтын Урда дәүләтенең Хәрәзм өлкәсенең төньягында урнашкан Рабат Угуз исемле шәһәрчегендә язылган. Шуңа да китап кулъязма буларак “Кысас Рабгузи” исеме белән дә йөртелгән. ХIХ гасырга хәтле кулъязма сыйфатында булып, күпсанлы күчермәләре дә билгеле. Бүгенге көндә кулъязма формасында 35 нөсхә теркәлгән, шуларның 19 ы Казан шәһәрендә саклана. “Кысас әл-әнбия” 1859 елда беренче басма китап рәвешендә дөнья күргән. Шуннан соң 19 тапкыр төрле вариантларда басылып килгән. ХХ гасыр башында бу әсәрне Сәлахетдин бин Шәрәфетдин Казан татарлары теленә яраклаштырып эшкәрткән. Бу басма борынгы тәфсирләргә “Тәфсир Казый”, “Тәфсир Җәләләйн” һәм башка төрле чыганакларга таянып эшләнгән. “Кысас әл-әнбия” татар халкының яраткан әсәрләреннән булып, телдән-телгә сөйләнеп киленгән. Китапның нигезен Корьән-Кәрим тәшкил итә, шулай ук ул төрки, гарәп, фарсы галимнәренең, әдипләренең шигырьләре һәм хикәяләр белән тулыландырылган.

        “Кысас әл-әнбия” китабын борынгы мирасны, тарихны, төрки-татар әдәбиятын өйрәнүчеләр бик файдалы чыганак буларак куллана ала. Шулай ук ул гарәп графикасына нигезләнгән иске татар әлифбасында басылган китаплар белән кызыксынучылар өчен дини, тарихи, гыйльми, әдәби әсәр дә булып тора.

        Китапны сатып алу өчен 8 906 325 00 78 телефоны буенча Мәҗидә ханымга мөрәҗәгать итәргә кирәк.