• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • lK8a8EZBO0o.jpg
  • yrjGKj98so8.jpg

Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә мәшһүр дин галиме, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани елына багышланган һәм тууына 200 ел тулу уңаеннан күркәм чара уздырылды. Анда галимнәр, дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Казан ислам көллияте шәкертләре катнашты. Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов алып барды. 

Сәламләү сүзләрен җиткергәннән соң ул Мәрҗани хәзрәт исемен йөрткән, 250 ел дәвамында бер көн дә ябылып тормаган мәчетнең тарихына, эшчәнлегенә тукталды һәм мәшһүр дин галименең мирасын халыкка җиткерүдә өлеш кертүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Рафис Борһанов сүзен Иске татар бистәсен саклап калган көннәрне искә төшерүдән башлады. “Мансур хәзрәттән башка да мәчет булыр иде, әмма Иске татар бистәсе юкка чыгарга мөмкин иде. Бистәдән 20 мең гаиләне күчердек, бик күп биналарны саклап кала алдык...” Аннары ул мәшһүр галимнең мирасына тукталды, Мәрҗанине бөек реформатор, мөселман дөньясының иҗтиһад капкасын ачучы, татар халкының дөньяга карашына, рухи үсешенә йогынты ясаган шәхес, дип бәяләде. 

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең чыгышында: “Бүгенге көннең бер мәзһәбкә иярү, гакыйдә, тәсауыф турындагы сорауларына Мәрҗани хезмәтләрендә җавап бар, - дип шәкертләргә нәсыйхәтләрен җиткерде. - Бүген берәүләр кадимчеләрне, икенчеләре җәдидчеләрне күтәрә. Шиһабетдин хәзрәт уку-укытуда җәдидче; тел, гореф-гадәт, кием-салымда чын кадимче иде. “Өч  әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе – милли тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф”– бу аның сүзләре. Җәдидче генә булганнардан берни калмады, эреп юк булдылар...”

       Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Шиһабетдин Мәрҗани турындагы фильмны ничек төшерүләре турында сөйләде. Аннары күренекле дин галименең дингә булган мөнәсәбәтен тасвирлады: “ Шиһабетдин кечкенәдән дин белән мавыккан. Аллаһ кушканнарны һәрвакытта үтәгән, намазларын беркайчан да калдырмаган. Балигълыкка җиткәнче ул авырып, намазларын укый алмый. Әмма терелгәч, калган намазларын каза кыла. Картайгач, мин бөтен намазларны да укыдым, дип Аллаһка шөкер итә. Бу яктан да хәзрәт безгә үрнәк булып тора. Шиһап хәзрәт 30 дан артык дини хезмәт язган, аларны 4 төркемгә бүлеп карарга була: гакыйдә, фикыһ, Коръән фәннәре, әдәп-әхлак-вәгазьләр. “Әл-Фәвәид әл-мөһиммә” (“Мөһим файда”) дигән хезмәтендә ул Рәсәйдә басылган Коръәннәр турында яза. Беренче Коръән 1787 елда Петербургта басылган. Аны басмага татар мулласы Госман хәзрәт Исмәгыйль әзерләгән. Аннары Коръәннәрне Казанда бастырганнар. Беренче Казан басмасы 1803 елда дөнья күргән. Казанда басылган Коръәннәр бөтен ислам дөньясына таралган. Басмага бирер алдыннан Коръәннәрне Шиһабетдин Мәрҗани үзе тикшерә торган булган. Безгә мирасыбызны белергә, галимнәр өйрәткәнчә, аларның хезмәтләре буенча гамәл кылырга, Аллаһның ризалыгына ирешергә насыйп булсын”.

Мәрҗанинең бай мирасын өйрәнү, халыкка таныту буенча ел дәвамында, чыннан да, күп эшләр башкарылды: фәнни-гамәли конференцияләр узды. Диния нәзарәте тарафыннан гарәп телендә китаплары басылып чыкты, фильмнар, видеороликлар төшерелде, һәйкәле ачылды, Ислам мәдәнияте музеенда мәшһүр галимнең 200 еллык юбилеена багышланган күргәзмә ике ай дәвамында эшләп торды, йортын реставрацияләү проекты әзерләнде, рәссамнар тарафыннан портретлар, шәҗәрәләр, тугралар, шәмаилләр ясалды – болар хакында чарадагы чыгышларда тәфсилләп сөйләделәр.

Шиһап хәзрәтнең күп кенә хезмәтләре әлегәчә кулъязма хәлендә архивларда саклана. Киләчәктә шул бай мирасны өйрәнергә, тәрҗемә итәргә һәм халыкка җиткерергә насый булсын.

1 1 1 1 1
2