• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ислам дине нигезләре һәм гарәп теле буенча уку  курсларына  язылу башланды. Курслар балалар һәм олылар өчен үткәрелә.

 

{xtypo_dropcap}А{/xtypo_dropcap} панай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ислам дине нигезләре һәм гарәп теле буенча уку курсларына язылу башланды. Курслар балалар һәм олылар өчен үткәрелә.

Укыту программасы түбәндәге фәннәрне үз эченә ала:

– Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәнү,

– тәфсир (Коръән аятьләренә аңлатмалар),

– гакыйдә (Исламча дөньяга караш),

– сира (пәйгамбәрләр һәм Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормыш юлы),
– хәдис (пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сүзләре һәм гамәлләре),
– фикһ (гыйбадәтнең төрләре һәм хөкемнәре),
– Ислам әхлагы,
– гарәп теле.
Дәресләр октябрь аеннан алып апрель ахырына кадәр атнага бер тапкыр үткәрелә, үзегезгә уңайлы көнне һәм вакытны сайлап алырга була.

Укырга язылу өчен исем һәм фамилиягезне, яшегезне язып түбәндәге телефон номерына 8-987-261-58-75 СМС җибәрергә кирәк. Шулай ук мәчеткә килеп язылырга да мөмкин.

Апанай мәчетенең адресы: К.Насыйри ур., 27 йорт.
30 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә укырга керергә теләүчеләр өчен гомуми җыелыш булачак.