• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

Апанай мәчетендә Вәлиулла Якуповның музее ачылды. Имам-хатыйб Нияз хәзрәт Сабиров һәм Әхмәт хәзрәт фаҗигале һәлак булган имам турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

{xtypo_dropcap}А{/xtypo_dropcap} панай мәчетендә Вәлиулла Якуповның музее ачылды. Имам-хатыйб Нияз хәзрәт Сабиров һәм Әхмәт хәзрәт фаҗигале һәлак булган имам турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

“Ел саен мәшһүр дин әһелен - Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәтне 19 июльдә искә алабыз. Башта без зиратка барып, Коръән укып, аңа дога кылабыз. Быел Вәлиулла хәзрәткә багышланган музей ачтык.  Музейдагы экспонатлар аша Вәлиулла хәзрәтнең тормышын, эшчәнлеген, хезмәтләрен халыкка яхшырак аңлатырга телибез”, - дип сөйләде Нияз хәзрәт Сабиров.

2

Һәр бүлек – бер дөнья

 Музейдагы экспонатлар темаларга бүленгән. Һәр бүлек Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормышына, иҗатына багышланган. Монда аның мәктәп елларында укыган фотографиясе, иҗаты, чыгарган китаплары, алган бүләкләре, әти-әнисенә язылган рәхмәт хатларына кадәр саклана. Шулай ук бүлекләрдә Вәлиулла хәзрәтнең аттестаты да бар. Билгеләренә килсәң, ике генә дүртлесе, калганнары бишле. 

3

"Түбәтәй кигән егетне ул заманнарда бик сирәк очратырга булган"

Икенче бүлектә Вәлиулла хәзрәтнең яшүсмер чагына багышланган. “Казанга килгәч, КХТИ га укырга кергән ул. Монда Вәлиулла хәзрәтнең студент вакытындагы сурәтләре бирелгән. Студент билеты, кулъязмалары, диплом. Студент вакытында бик актив булган, күп кенә грамоталар алган”, - дип сөйләде Нияз хәзрәт. 

Аеруча бер фотога игътибарны юнәлтүебезне үтенде ул.  1983 елда төшерелгән фотода Вәлиулла хәзрәт түбәтәй кигән. “Студент вакытында ук татар милли гореф-гадәтләрен өйрәнгән. Күңелендәге милләткә, дингә карата мәхәббәте киемендә дә чагыла. Ул вакытта түбәтәй кигән егетне бик сирәк очратып була иде”, - диде Апанай мәчете имам-хатыйбы.

1

Үз янына гыйлемле кешеләрне җыя белде

Өченче бүлек Вәлиулла хәзрәтнең 90 еллар башындагы эшчәнлеге белән бәйле. “Вәлиулла хәзрәт 90 елларда халыкның дини әдәбиятка мохтаҗ икәнен аңлаган. Иман ислам мәдәнияте яшьләр мәркәзе дигән оешманы булдырды. Монда ул белемле, изге ниятле кешеләрне җыйды. Ул үз янына кешеләрне туплый, алар белән эшли белә иде. Яшьләргә дини мирасны җиткерергә тырышты. Әлеге оешма белән төрле чаралар оештырып килде. “Иман” нәшриятын булдырды. Анда меңләгән китаплар  басылды. 90 елларда татар һәм рус телендә гәҗитләр, журналлар чыгарды. Аларда дини темалар гына түгел, тарихыбыз, мирасыбыз турындагы темалар да яктыртылды”, - дип бүлекчә турында сөйләде Нияз хәзрәт.

4

"Үз сүзен әйтә белде"

Дүртенче бүлек Вәлиулла хәзрәтнең Апанай мәчетен торгызуын сурәтли. “Апанай мәчете 1768-1769 елларда төзелде. 1930 елда манара җимерелде. Мәчетнең эчке өлешен  өч катлы итеп ясадылар. Монда төрле оешмалар эшләп килде. Бу хакта тулырак Әхмәт хәзрәт сөйләп үтсен”, - дип Нияз Сабиров сүзне Әхмәт хәзрәткә бирде.

Әхмәт хәзрәт Апанай мәчетенең тарихына да тукталып үтте. “Апанай мәчетенә 18 гасырның беренче яртысыннан ук нигез салынган.  Мәчет каршында мәдрәсә дә салганнар. Бу мәдрәсәдә данлыклы шәхесләребез укыган. Үзенә күрә бер комплекс булып хезмәт иткән дисәң дә була. 1930 елда мәчет ябылганнан соң, монда хөкүмәт үзенең оешмаларын ачып җибәрә. Апанай мәчетендә балалар бакчасы оешкан була. 90 елларда ислам дине яңадан җәмгыятькә кайта башлагач, Апанай мәчетен дә торгызу мәсьәләсе туа. 1995 елда Министрлар кабинеты карары белән Апанай мәчете мөселман мәхәлләсенә кайтарыла. 70 ел эчендә мәчет бик таушалган, җимерелгән була. Реставрация проекты төзелә. Мәчетне элеккечә итеп төзергә карар кылына. Яңа төзекләндерелгән мәчетнең кыйбласын төгәл табарга карар кылынгач, Казан дәүләт университетыннан белгечләр чакырып, кыйбла тарафын билгеләдек. Келәмнәрне җәйгәндә дә төгәллек сакладык”, - дип сөйләде Әхмәт хәзрәт.

Болгар җиренә йөрергә “ярый”,“ярамый” мәсьәләгә карата фикерен әйтүе турында да сөйләде Әхмәт хәзрәт. “Вәлиулла хәзрәт сүзен әйтә белде. Изге Болгарга сәхәбәләр килгән. Татарларны тарихи урыннардан йөрүдән тыю тиеш түгел дип үзе дә Болгарга барды, кешеләрне дә чакырды”, - диде ул.

Музей экспонатлары белән танышканнан соң Нияз хәзрәт һәм Әхмәт хәзрәт белән әңгәмә дә корып алдык.

5

"Хатыны белән элемтә өзелде"

- Әхмәт хәзрәт, Вәлиулла Якуповның хатыны музейга экспонатлар тапшырдымы? Музейга килеп йөриме?

- Вәлиулла хәзрәт Заря урамында фатиры бар иде (Ике бүлмәле "хрущевка" - ИТ). Хәзрәт соңгы минутларын да шунда кичерде. Кызганыч, ул фатир сатылды. Кайбер җиһазлары мәчеткә кайтарылды. Күбесе юкка чыкты. Уку таныклыклары, мәктәп чорлары, студент елларындагы әйберләре музейга тапшырылды. Фатирын сатканнан соң хатыны белән элемтә өзелде. Бүгенге көндә аның музейда күренгәне юк.

- Нияз хәзрәт, музейның үзенчәлеге нәрсәдә?

- Апанай мәчетендә булуында. Чөнки мәчетне Вәлиулла хәзрәт төзекләндерде, хезмәте зур булды. Шушы мәчеттә хезмәт итте. Апанай мәчетендә музей ачылуы бик урынлы дип саныйм. Икенче үзенчәлек, бу музейда Вәлиулла хәзрәтнең шәхси әйберләре саклана. Киләчәктә музейны баетырга ниятлибез.

6

- Вәлиулла Якупов нинди кеше иде? Әлеге сорауга җавапны Нияз хәзрәт бирде. 

- Вәлиулла хәзрәт үрнәк алырлык кеше. Ул армый-талмый дин һәм милләт өчен хезмәт итте. Ул үзенең күп кенә сыйфатлары белән үрнәк булып тора. Максатчан кеше иде. Куйган максатларга ирешергә тырыша иде. Шулай ук, Вәлиулла хәзрәт белемле, тырыш кешеләрне үзе янына җыя, алар белән эшли белде. Белемле кешеләрнең кадерен белде. Аның командасы көчле булды. Вәлиулла хәзрәтнең янында ярдәмчеләре булмаса, үзе генә бөтен эшләрне башкара алмас иде. Җыю гына түгел, алар белән бергә эшли белергә дә кирәк. Вәлиулла хәзрәт алар белән эшли дә белде. Ярдәмчеләре Вәлиулла хәзрәтне хөрмәт итәләр иде. Аның белән күңелле булды. Ул шаяра, кирәк вакытта  җитди була алды. Вәлиулла хәзрәт күп яшьләргә динне өйрәнергә этәргеч бирде. Аны без бик юксынабыз. Аллаһы Тәгалә рухын шат кылсын!

7

Әхмәт хәзрәт: "Ул тәкәббер кеше булмады"

-Әхмәт хәзрәт, Вәлиулла Якупов, үзе кечкенә генә йортында яшәп, шәкертләрен коттеджында яшәткән диләр. Хәзерге вакытта ул коттеджда шәкертләр яшиме?

- Аның шәкертләре укып бетереп, үз урынын тапты. Күбесе дини өлкәдә хезмәт итәләр. Гаиләле булдылар. Беренче елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе оешкан вакытта, мәдрәсәнең шәкертләрне торгызырга урыны юк иде. Шуңа шәкертләргә торыр өчен, Вәлиулла хәзрәт йортын шәкертләргә бирде. Шәкертләр анда тулай торак формасында кулландылар.

-Нияз хәзрәт,  музейга күбесенчә нинди профессия кешеләре килә?

- Музейны 19 июль көнне ачтык. Ачылышында зур кунаклар катнашты. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мәхәллә әгъзалары, дин кардәшләребез катнашты. Шулай ук мәчетебезгә балалар йөри. Алар да музей белән таныштылар. Күптән түгел Чиләбе өлкәсеннән килделәр. 

Нияз хәзрәт: "Өендә кыйбат җиһазлар булмады"

- Нияз хәзрәт, ничек уйлыйсыз, Вәлиулла хәзрәтнең нинди сыйфаты кешеләрне җәлеп итә?

- Гадилеге белән. Ул тәккәбер кеше булмады. Бөтен кешеләр белән дә уртак тел таба ала иде. Белемле кеше булды. Һәр кеше белән әңгәмә кора белде. Ул дин кешеләр белән дә, дөньяви кешеләр белән дә төрле мәсьәләләр буенча сөйләшә ала иде. Ләкин шуңа карамастан, ул башкалардан үзен өстен куймады.  Миңа шундый булып исемдә калды. Халык аны хөрмәт итә иде. Матди байлыкка омтылмады, өендә дә кыйбат җиһазлар булмады. Күбрәк белемгә омтылды, үзендә булган белемнәрне халыкка җиткерегә тырышты. Үз өстендә эшләде. Ул киләчәкне уйлады. Шуңа күрә аның эшләре әле дә дәвам итә, күп  файда китерә.

8

-  Нияз хәзрәт, Вәлиулла Якупов белән иң истә калган хатирәгез нинди?

- Мин мәктәптә укыган вакытта, бер мәҗлестә Вәлиулла хәзрәт белән таныштым. Мин дини темаларга мәкаләләр яза идем, шушы мәкаләләрне Вәлиулла хәзрәтнең урынбасары бастырырга киңәш итте. Мәкаләләр Вәлиулла хәзрәткә бирелде һәм гәҗитләрдә бастырыла башлады. Бу көтелмәгән хәбәр булды. Бер көнне өйдә булганда кулыма гәҗит алдым. “Вера” гәҗитенең “Детская страничка” рубрикасы астында минем мәкалә басылган. Ләкин мин башта бу минем мәкалә икәнен аңламадым. Исемен карасам, минем язмага ошаган. Эчтәлеген укый башлагач кына аңладым. Бастырырлар дип уйламаган да идем. Зур шатлык булды! Башкалар белән сөенечемне уртаклашырга ашыктым. Башка саннарда да мәкаләләр басылды. Аннары Вәлиулла хәзрәт китапларны тәрҗемә итәргә тәкъдим итте. 

Тагын бер яхшы хатирә, 2010 елда Вәлиулла хәзрәт шалтыратты. Чит ил паспорты бармы дип. Мин юк дидем. Сине хаҗга җибәрербез. Паспорт әзерлә, диде. Тиз арада әзерләдем. Аның тәкъдиме белән беренче тапкыр беренче хаҗ гыйбадәтен кылдым. Монысы да көтелмәгән хәбәр булды. Бик шатландым. Вәлиулла хәзрәт һәрвакытта да яшьләргә ярдәм итте, булышты.

 9

10

- Вәлиулла хәзрәт бик күп китаплар бастырып чыгарган. Әхмәт хәзрәт, бу китапларның тиражы күпме?

- Китапларга килгәндә унар мең тираж белән басылганнары да булды. Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтенә карасаң, ул гәҗит-журналлар аша да халыкка танылган. Рәсәй күләмендә дини матбугат юк диярлек иде. Аларга урын да, рөхсәт тә булмады совет заманнарында. Вәлиулла хәзрәт беренчеләрдән кыюлык кылды. “Иман” нәшриятын ачты. Анда татар һәм рус телләрендә төрле гәҗитләр чыгарды. Дин, ислам белән таныштыра торган мәгълүмати чаралар чыгып килде. Кайбер китаплар гарәп теленнән тәрҗемә ителеп дөнья күрде. Төре догалыклар, шәригать кануннары, дәреслекләр нәшер ителде. Календарьләр 94 елдан бирле даими чыгып торды. Гәҗитләр инде язылуга карый. Беренче елларда дистәләгән мең язылу булды. 

Аның “Иман” нәшрияты әле дә эшләп килә. Китаплар басылып тора. 

11

  • Вәлиулла Мәхмүт улы Якупова (тугач бирелгән исеме - Венер) 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Дмитриевка авылында туган. Казанда КХТИ, КГУның тарих бүлеген тәмамлый. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне тәмамлый. 1992 елда Апанай мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана, аны яңартуга зур көч кертә. 1993-1996 елларда - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры. 1997 елда ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары, 1998 елдан - беренче урынбасар, 2002, 2006 елларда бу вазифага кабат сайлана. 2008 елда урынбасар вазифасына күчерелә. 2011 елда ТР Диния нәзарәтенең укыту бүлеге җитәкчесе. 2012 елның 19 июлендә Казанда террорчылар тарафыннан атып үтерелә. 

Вәлиулла Якупов үзенең чыгышларында даими рәвештә радикаль агымнарга каршы чыга, бу өлкәдә эш алып барган иң актив дин әһелләренең берсе. Ул бу өлкәгә кагылышлы әдәбиятны бастыру белән генә шөгыльләнеп калмый, үзе дә мәкаләләр яза, сайтлар алып бара. Диния нәзарәтендә эшләгәндә укыту программаларын стандартлаштыру юнәлешендә зур эш алып бара.

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: Расих Фәсхетдинов

Бу хакта тулырак: http://www.intertat.ru/din/niyaz-kh-zr-t-sabirov-v-liulla-yakupovny-mill-tk-m-kh-bb-te-kiemend-d-chagyla/