• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

27 ноябрь көнне Апанай мәчетендә ястү намазыннан соң Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге кичәдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Мәүлидкә килүчеләрне сәламләп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көнен үткәрүгә җыелуның әһәмияте турында сөйләде.

{xtypo_dropcap}27{/xtypo_dropcap} ноябрь көнне Апанай мәчетендә ястү намазыннан соң Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге кичәдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Мәүлидкә килүчеләрне сәламләп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көнен үткәрүгә җыелуның әһәмияте турында сөйләде. 

Төркиядән килгән Коръән-хафиз Исхак Даныш Коръән аятьләрен, зикерләр һәм салаватлар укыды. Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев салаватларны күп әйтергә, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтен өйрәнергә чакырды. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин пәйгамбәрләр турында бик үтемле вәгазь сөйләде. Мөнәҗәтчеләрдән Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов дини җырлар, нашидләр башкарды, Мәүлид касыйдәсе укылды, салаватлар әйтелде.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров дога кабул булуы шартлары турында әйтеп узды. Мәүлид кичәсе Коръән укып дога кылып тәмамланды.5tnQUK9Vvz8