• apanay1.jpg
  • apanay3.jpg
  • apanay5.jpg
  • apanay6.jpg
  • apanay7.jpg
  • apanay10.jpg
  • apanay12.jpg
  • apanay30.jpg
  • apanay31.jpg
  • z8a8EZBO0o.jpg
  • zap-image.jpg

29 ноябрь көнне Апанай мәчетендә татар дин әһеле Габделхәбир хәзрәт Яруллинның (1905-1994) тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган китапның тәкъдир итү кичәсе узды. Китап "Иман" нәшриятында басылган. Габделхәбир хәзрәт Яруллин авыл мулласы гаиләсендә 1905 елның 20 августында дөньяга килә, ул хәзерге Биектау районы Ямәширмә авылында туа. Аның...

{xtypo_dropcap}29{/xtypo_dropcap} ноябрь көнне Апанай мәчетендә татар дин әһеле Габделхәбир хәзрәт Яруллинның (1905-1994) тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган китапның тәкъдир итү кичәсе узды. Китап "Иман" нәшриятында басылган.

Габделхәбир хәзрәт Яруллин авыл мулласы гаиләсендә 1905 елның 20 августында дөньяга килә, ул хәзерге Биектау районы Ямәширмә авылында туа. Аның тулы исеме – Габделхәбир бине Ярулла бине Вәлиулла бине Хәбибулла бине Габделхәмит бине Ишмөхәммәд бине Бикмөхәммәд.
1967 елның июнендә Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 1968 елның март аенда хаҗ гыйбадәтен үти. 1971 елда мөселман делегациясе составында Африка илләрендә була, Мали, Югары Вольта, Того һәм Нигерияне зиярәт итә. СССР мөселманнары конференцияләрендә – 1970 һәм 1971 елда Ташкентта, 1974 елда Сәмәркандта катнаша, аларда чыгыш ясый. 1970 елда Диния нәзарәтендә казыйлыкка кандидат итеп сайлана.
Габделхәбир хәзрәт Яруллин 1994 елда вафат була.